Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ленар Сафин: “Татарстанда “заказлы” автобусларның бүгенге эшчәнлеге белән килешә алмыйбыз”
Татарстанда “заказ” буенча эшли торган 500 гә якын автобус законсыз төстә хезмәт күрсәтә
(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, янәсе, заказлар буенча пассажирлар ташый торган автобуслар эшчәнлеген тикшерү бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләде. Утырышны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппрараты җитәкчесе, әлеге комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды.
Ленар Сафин әйтүенчә, республикада 500 гә якын автобус законсыз төстә хезмәт күрсәтә, алар легаль рәвештә эшли торган автобус маршрутларын кабатлый. “Безнең закон, килешү мөнәсәбәтләреннән тыш та, шушы рәвешле пассажирлар ташуны рөхсәт итә, шуңа күрә салым түләүдән тайпылып эшләргә теләгән күп кенә пассажир ташучылар бүген бу мөмкинлектән файдалана”, - дип белдерде министр.
Ленар Сафин сүзләренә караганда, пассажирларга 20 зур һәм аз кеше сыешлы 300 автобус хезмәт күрсәтә. Алар, пассажирны өеннән диярлек, ягъни үзе яши торган тукталыштан килеп алганлыктан, гражданнар бу төр транспорттан файдалануны кулай күрә. “Моның белән алга таба да килешә алмыйбыз”, - дип, ул бу мәсьәләне хәл итү буенча ведомствоара эшче төркем оештырылганын хәбәр итте.
Министр агымдагы елның августыннан республикада заказ буенча эшләүче 200 ләп автобус тикшерелгәнен белдерде, нәтиҗәдә, транспорт белән идарә иткән 105 зат штрафка тартылган. “Казанда да заказ буенча алып баручы транспорт буларак, пассажирларны теге яки бу тарафка илтүче автобус тукталышларын беләбез. Мондый автобуслар Яхин урамында да хезмәт күрсәтә. Пассажирларның иминлеге тәэмин ителми дигән сүз, без кемнең, кайда барганын да белмибез. Документларны тикшергәндә, заказлар буенча йөртүгә кагылышлы эшчәнлекләре тәртиптә булуы ачыклана”, - диде ул.
Ленар Сафин монлый “заказлы” автобуслар эшчәнлегенең кемнәргәдер отышлы булуына да басым ясады.
“Бу - вакыт эше, гел булмый – бер була. Моңа чик куймасак, бәхетсезлек килеп чыгуы ихтимал, кешеләр вафат булачак. Мондый автобусларның йөртүчеләре дә, транспорт үзе дә бернинди дә тәнкыйтькә сыешмый”, - дип проблема турында чаң сукты министр.
Шамил Гафаров мондый автобуслар җыелып тора торган урыннарны ачыклап, бу мәсьәлә буенча аерым киңәшмә уздырырга кирәклеген әйтте. “Бу проблемага җентекләп карарга кирәк, юкса, шушы ук автобуслар эшчәнлекләрен башка урыннарда да дәвам иттерергә мөмкин”, - диде ул.
Ленар Сафин заказ буенча йөри торган автобусларда пассажирлар ташуны лицензияләү тәкъдимен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз