news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленар Сафин Татарстан югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе булды

Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Татарстан югары уку йортлары ректорлары Советы җитәкчесе булды. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советының бүгенге утырышында КФУ ректоры Ленар Сафин бертавыштан 5 елга Совет рәисе вазифасына билгеләнде», - диелә хәбәрдә.

Искәртеп узабыз, Ленар Сафин КФУ ректоры итеп 2022 елның октябрендә билгеләнде. Университетны ул шулай ук биш ел дәвамында җитәкләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot