news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Сафин мәктәп автобуслары белән идарә итүчеләрне эшкә алганда игътибарлы булырга өндәде

Шамил Гафаров 1 нче октябрьгә кадәр мәктәп автобуслары паспортларын әзерләргә боерык бирде

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында балаларны йөртүдә куркынычсызлык мәсьәләсенә басым ясалды. Утырышны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппрараты җитәкчесе, әлеге комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин муниципалитетларга 50 уңайлы “Хундай” автобусы бирелгәнен искәртеп узды. Аның әйтүенчә, мәктәп укучыларын кирәкле урыннарга йөртү өчен, транспорт белән тәэминат кайгыртылса да, юл-транспорт һәлакәтләре балаларны ташуда контрольнең җитәрлек булмавы турында сөйли.

Ленар Сафин узган елда ноябрь аенда Әлмәттә Казанга барган “Фиат Дукато” автомобиленең юл һәлакәтенә очрап, бер кешенең вафат булуын, 13 кешенең, шул исәптән 5 баланың, зыян күргәнен мисалга китерде. Ул вакытта  автомобиль йөртүченең транспорт чарасының төзеклеген тикшермәве, аның алкоголь исереклелеге халәтендә булуы, 2011 нче елда 1,5 елга автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгәнлеге тикшерүләр барышында ачыкланды. “Сез генә үз җирлекләрегездә автобус йөртүчеләрне сайлап алып, балаларның иминлеген күзәтчелек астына ала аласыз. Персонал сайлауга игътибарлы булырга, җитди карарга кирәк – бу сезнең туры бурычыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте министр.

Шамил Гафаров урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисләренә, муниципаль берәмлек башлыкларына 1 нче октябрьгә кадәр мәктәп автобусларының расписаниесен һәм паспортларын әзерләргә йөкләмә бирде. “Юкса, без бу автобусларның ни белән мәшгуль булганын да белмибез”, - дип белдерде ул.

Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Дәүләт автомобиль-юл күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов шәһәр автобусларында пассажирларның иминлеге мәсьәләсенә тукталды. Аның әйтүенчә, транспорт ширкәтләре җитәкчеләре, җәмәгать транспорты руле артындагыларны керем артыннан куарга өндәүдән туктатмаса, аварияләр кимемәячәк. “Тукталышта торган пассажирларны үзенә күбрәк утырту өчен бер-берсе белән узышучы автобуслар куркыныч маневрлар ясарга, югары тизлектә хәрәкәт итәргә мәҗбүр”, - диде Борис Смирнов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100