news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Сафин: Илкүләм проект буенча 84 объектта юл төзекләндерү эшләре үткәреләчәк

Төбәк һәм җирле әһәмияте булган барлыгы 220 км озынлыктагы юлларда ремонт эшләре башкарылачак.

Ленар Сафин: Илкүләм проект буенча 84 объектта юл төзекләндерү эшләре үткәреләчәк
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 84 объектта юл төзү-төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләде.

Аның сүзләренчә, төбәк һәм җирле әһәмияте булган 220 км озынлыктагы юлларда ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләргә барлыгы 5 млрд сумнан артык акча тоту ниятләнә, шул исәптән 2,602 млрд сумы — федераль казнадан, 2,443 млрд сумы — республика бюджетыннан.

64,9 км озынлыкта 38 объектта юллар төзекләндереләчәк (Әлмәт — Азнакай, Казан — Оренбург — Чистай һәм башка юллар). Республика бюджетыннан финанслау 715 млн сум тәшкил итә. Казан агломерациясенең 91,7 км озынлыкта 28 объектында юлларга ремонт ясалачак, шул исәптән 10 объект — Казанда (Зорге, Патрис Лумумба, Гвардейская, Болотников, Тэцевская, Җиңү проспекты урамнары).

Казан агломерациясе кысаларында Зур Казан боҗрасы төзелеше график буенча бара, беренче этабын 30 августка төгәлләү күздә тотыла. Яр Чаллы агломерациясенең 61,5 км озынлыктагы 15 объектында эш башкарылачак. Түбән Кама агломерациясенең 2,3 км озынлыкта 3 объектында эшләр ниятләнә.

«Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары барлык 84 объектта төзелгән. 31 объектта бүген инде юл эшләре уздырыла», — диде Ленар Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100