news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленар Сафин: “Без теләсә нинди һава шартларына да әзер”

Кышкы сезонда юлларга сибәр өчен, 70 мең тонна тоз һәм 310 мең тонна комлы тоз әзерләнгән

 (Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 8 меңләп федераль дәрәҗәдә, 14 меңләп төбәк юллары һәм муниципаль юллар исәпләнә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, Татарстан юлчылары кышкы сезонга тулысынча әзер.
“Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора. Республикада бу өлкәдә 900 ләп техника эшли, һәм без теләсә нинди һава шартларына да әзер”, - диде ул.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, шулай ук, кышкы сезонда юлларга сибәр өчен 70 мең тонна тоз һәм 310 мең тонна комлы тоз әзерләнүен дә хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot