news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәехнең «One Song Will Be Enough» китабы Бөекбританиядә басылып чыккан

Ленар Шәехнең «One Song Will Be Enough» китабы Бөекбританиядә басылып чыккан
Фото: Ленар Шәехнең шәхси архивы

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех Open Eurasia халыкара әдәби конкурсының «тарихи мирас» номинациясендә иң яхшы эш өчен белорус мәдәният эшлеклесе Владимир Счастный исемендәге грант иясе булган. Шул уңайдан шагыйрьнең «One Song Will Be Enough» («Бер җыр да җитә») яңа китабы Лондондагы Hertfordshire Press Британия нәшрият йортында басылып чыккан.

«Яңа китабым быел көзен Бөекбританиядә дөнья күрде, сентябрьдә Бурабай милли паркында «Voices of Friends: Poetry & Art - 2023» фестивалендә китап презентациясе кысаларында һәм 26-29 ноябрьдә Лондонда Eurasian Creative Week кысаларында тәкъдим ителде. Китап Владимир Счастный гранты акчасына ($3500 доллар) басылып чыкты. Китабымны әлеге грантка узган ел XI Open Eurasian Literary Festival & Book Forum әдәби фестиваль кысаларында «тарихи мирас» номинациясендә лаек дип таптылар», - диде Ленар Шәех «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«One Song Will Be Enough» китабы инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылып чыккан. «Ул гадәти булмаган җыентык – нәфис проза һәм документаль журналистиканы берләштерә. Беренче өлештә автор укучыны авылга, студентлар тулай торагына һәм башка урыннарга алып китә, икенче өлештә мәдәният эшлеклеләре белән интервьюлар сериясе тәкъдим ителә. Китапка дипломат Йолдыз Хәлиуллин, журналист Муса Чахоровский (Польша), язучы Наталья Харлампьева (Саха Республикасы, Якутия) интервьюлары кергән», - диде ул.

Ленар Шәех әйтүенчә, «One Song Will Be Enough» китабы чит ил әдәби тәнкыйтьчеләреннән уңай бәя алган. «Әсәрнең үзенчәлекле милли мәдәниятне саклау проблемалары кызыксыну уятты», - диде шагыйрь. Ленар Шәех «Voices of Friends: Poetry & Art - 2023» фестивале кысаларында 19 илдән килгән делегатлар өчен презентация үткәргән. Poezja London халыкара оешмасы җитәкчесе Адам Семенюк аңа мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен Барбара Юрковская-Навроцкая исемендәге медаль тапшырган.

  • «One Song Will Be Enough» - Hertfordshire Press нәшер иткән Ленар Шәехның икенче китабы. Беренче китабы «One of You» Eurasian Creative Guild ярдәме белән 2017 елда басылып чыга. Китап инглиз теленә тәрҗемә итеп басылып чыга, мөхәррире – Бөекбритания драматургы Дэвид Уильям Перри. Ленар Шәех, Eurasian Creative Guild әгъзасы буларак, Гильдия конкурсларында күп тапкыр катнаша, Бөекбритания, Бельгия, Швеция һәм Казахстан фестивальләрендә спикер була һәм соңгы биш елда әсәрләре Гильдиянең әдәби проектларында күп тапкыр басылып чыга. Аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә дөньяның 25тән артык илне берләштергән фестивальләрдә катнашучылар татарларның мәдәнияте белән таныша алды.

«One Song Will Be Enough» китабы Казахстанда (Астана, Алматы), Россиядә (Екатеринбург, Казан, Мәскәү), Белоруссиядә (Минск) һәм Үзбәкстанда (Ташкент) 2023 елның 12-28 декабрьдә Eurasian Creative Guild чаралары кысаларында тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100