news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәехнең «Алдамыйм!» китабы Самуил Маршак әдәби премиясенә тәкъдим ителгән

«Татар язучыларының тәкъдим ителгәне юк, мин - беренчесе», - диде язучы.

Шагыйрь һәм балалар язучысы Ленар Шәехнең 2021 елда татар һәм рус телләрендә балалар өчен нәшер ителгән «Алдамыйм!» («Я не лгу!») китабы Самуил Маршак исемендәге бөтенроссия әдәби премиясенең лонг-листына кергән.

«Әлеге премиянең төп максаты - Россиядә иң талантлы балалар шагыйрьләрен һәм язучыларын ачыклау. Төрле елларда бу мәртәбәле исемгә Александр Житинский, Андрей Усачёв, Анастасия Орлова һ.б. күренекле балалар язучылары лаек булган иде. Татар язучыларының тәкъдим ителгәне юк, мин - беренчесе. Һәм 170 китап аласыннан лонг-листка үтү - минем өчен зур мәртәбә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Язучының «Алдамыйм!» («Я не лгу!») китабы узган ел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән татар һәм рус телләрендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән.

 

Фото: © Ленар Шәех

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100