news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех Татарстан китап нәшрияты ачкан яңа авторларны атый алмады

Ленар Шәех Татарстан китап нәшрияты ачкан яңа авторларны атый алмады

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех балалар әдәбиятында Татарстан китап нәшрияты ачкан яңа исемнәрне атый алмады. Ул яңа исем буларак Тел комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурста «Үсмерләр әдәбияты» номинациясендә повесте белән җиңгән билгеле шагыйрь Лилия Гыйбадуллина исемен атады.

«Яңа исемнәр дип... балалар әдәбиятына бүгенге көндә күп авторлар килми. Чөнки, беренчедән, һәр кеше дә балалар өчен яза алмый, икенчедән, кызыксындыру дигән әйбер бар. Ябык конкурсның килеп чыгуы бик яхшы булды - күп авторлар кызыксынып китте», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенең нәшрият ачкан яңа исемнәр турындагы соравына җавап итеп.

«Мәсәлән, Лилия Гыйбадуллина үсмерләр өчен повесть язуы, чыннан да, безнең өчен, җәмәгатьчелек өчен зур яңалык булды. Әле безнең бу өлкәдә эшлисе эшләребез күп», – дип сүзен тәмамлады Ленар Шәех.

«Без «Әдәби марафон»да катнашучыларның иҗатын «Миллион татар» журналында урнаштырабыз. Кукмарадан Язгөл Дәүләтшина, Ландыш Салихова исемнәрен атап үтәсем килә. Иҗат итә торган яшьләребез бар – аларны күтәреп алырга кирәк. Аларга «Белем» радиосында үз иҗатларын күрсәтү мөмкинлеген дә булдырачакбыз», - дип сүзгә кушылып үз чишелешен тәкъдим итте Татар интернетын үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин.

Ул алга таба бу темага Язучылар берлеге белән дә, Татарстан китап нәшрияты белән дә сөйләшү кирәклегенә басым ясады.

  • Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрь Лилия Гыйбадуллина ТР Президенты каршындагы Туган телләрне саклау комиссиясе оештырган ябык әдәби конкурста өч номинациядә дүрт җиңү яулады. Лилия «Үсмерләр әдәбияты. Повесть» номинациясендә «Бишенче гомер» повесте белән I урын алды.
  • Бүген «Татар-информ»да ХХ «Әдәби марафон» игълан ителүгә багышланган матбугат конференциясе узды.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100