news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех: Шүрәле дә, Су анасы да мифологик геройлар, алар - бөтен халык мирасы

Татарстан арбитраж суды, товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында, Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән. Шагыйрь Ленар Шәех әлеге хәлгә карата үз фикерен белдерде.

Ленар Шәех: Шүрәле дә, Су анасы да мифологик геройлар, алар - бөтен халык мирасы
Фото: © «Татар-информ»

Шүрәле тирәсендәге ыгы-зыгыны узган елдан бирле күзәтеп киләм. Шунысы гаҗәп: моңа каршы әле берни дә эшләнгәне сизелми, шуңа мәсьәлә тирәнәя, кискенләшә.

Шүрәле дә, Су анасы да беренче чиратта мифологик геройлар, алар - бөтен халык мирасы. Аларга беркем дә дәгъва кылырга, шәхси милек итеп карарга тиеш түгел. Грек мифологиясе геройлары Зевс, Геракл, Афиналар кебек. Димәк, бездә андый мөмкинлек бар икән, бу башбаштаклыкны тыя торган канун кирәк. Дәүләт Советы аны федераль үзәккә тәкъдим итәргә тиештер. Тукай хакына булса да.

Шагыйрь үзе бу хәлләрнең шаһиты булса: Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән; Монафикъ! яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән! - дип җавап бирер иде, – ди ул.

Татар халык әкиятләре геройларын пантентлаштыру мәсьәләсенә карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100