news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех: Бездә китап бастыруга субсидия Башкортстанга караганда 3 тапкыр әзрәк бирелә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән татар язучылары белән очрашу узды.

Ленар Шәех: Бездә китап бастыруга субсидия Башкортстанга караганда 3 тапкыр әзрәк бирелә
Ленар Шәех
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех Башкортстанда китап бастыру өчен субсидия ел саен 150 млн сум, ә Татарстанда 3 мәртәбә кимрәк бирелүен әйтте.

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә Башкортстаннан татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга килгән. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды. Чарада күрше төбәктән 30лап кеше, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге катнашты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Башкортстаннан теге яисә бу әдипнең китабын бастыру турында мөрәҗәгатьләр еш килә. Бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен без китап нәшрияты җитәкчелеген чакырдык», – диде. Сүз Ленар Шәехкә бирелде.

Данис Шакиров

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бу мәсьәлә җиңел әйбер түгел, ләкин без мөмкин булганча үз кулыбыздан килгәнне эшлибез. Берничә авторның җыентыгы басылып бара. Безнең мөмкинлекләр зур түгел, шуңа күрә берничә авторны берләштергән китаплар да чыгара башладык. Анда да Башкортстан авторлары шактый гына кереп бара. Һәммәсе дә акчага бәйле. Әгәр безнең субсидияләр Башкортстанныкы шикелле булса, без бик рәхәтләнеп бу эшне эшли алабыз. Башкортстанда китап бастыру өчен ел саен 150 млн сум, ә бездә 3 мәртәбә кимрәк бирелә. Без сезгә бу яктан көнләшебрәк тә карыйбыз», – диде Ленар Шәех.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100