news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех Андерсен исемендәге шәрәфле диплом алган дүртенче татар шагыйре булды

«Бу минем җиңү генә түгел, ә татар балалар әдәбиятының, татар китабының зур уңышка, мәртәбәгә ирешүе. Моны һәркем аңласа иде», — диде шагыйрь.

Ленар Шәех Андерсен исемендәге шәрәфле диплом алган дүртенче татар шагыйре булды
Рамил Гали

Шагыйрь һәм балалар язучысы Ленар Шәехнең 2019 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Галинең песие» китабы (2500 данә) IBBY халыкара оешмасының, ягъни Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлегенә кертелде.

«Китапта туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен югары күтәргән, гореф-гадәтләр сакланышын, кеше һәм табигать берлеген сурәтләгән, балаларның шуклыкка-шаянлыкка корылган тормышын тасвирлаган эчтәлекле, мәгънәле, матур һәм якты шигырьләр урын алды. „Галинең песие“ басмасы талантлы рәссам Фәридә Харрасованың үзенчәлекле, заманча сурәтләре белән бизәлгән», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлеге элек Ганс Христиан Андерсен исемен йөрткән. Моңа кадәр татар балалар язучылары Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994) һәм Рафаил Газизов (2006) бу дипломга лаек булган. «Бу — зур җиңү. Минем җиңү генә түгел, ә татар балалар әдәбиятының, татар китабының зур уңышка, мәртәбәгә ирешүе. Моны һәркем аңласа иде, — диде Ленар Шәех.

«Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлеге — соңгы елларда дөнья буенча басылган иң яхшы балалар китапларын туплаган уникаль коллекция булып тора. Шәрәфле исемлектәге китаплар дөнья балалар әдәбиятында иң яхшылары дип таныла һәм дөнья буенча төрле телләрдә бастыру өчен тәкъдим ителә»,  — диде шагыйрь.

Быел шәрәфле исемлектә 63 язучы, 52 рәссам, 48 тәрҗемәченең хезмәтләре кертелгән һәм Ленар Шәех анда татар авторы буларак тәкъдим ителгән. Арада Австрия, Бельгия, Чили, Кытай, Мисыр, Германия, Франция, Гарәп Әмирлекләре, Перу, Бразилия, Төркия һ.б. илләрдән балалар язучылары бар. «Галинең песие» китабы өчен диплом Ленар Шәехкә һәм Татарстан китап нәшриятына Малайзиядәге Конгресста тапшырылачак.

«Шәрәфле исемлек авторларының китаплары турында мәгълүмат инглиз телендә каталог булып басылачак. Ул ibbyның 2022 елның 5–8 сентябрь көннәрендә Малайзиянең Путраджая шәһәрендә узачак 38нче халыкара Конгрессында тәкъдим ителәчәк һәм дөнья буйлап таратылачак. Җиңүчеләрнең китаплары Япония, Россия һәм АКШта, 2023 елда Болонья (Италия) халыкара балалар китабы ярминкәсендә күрсәтеләчәк», — ди ул.

  • IBBY (International Board on Books for Young People) 1953 елда Швейцариянең Цюрих шәһәрендә ЮНЕСКОның Балалар һәм үсмерләр әдәбияты халыкара советы тарафыннан оештырыла. Ул ике елга бер мәртәбә дөнья балалар әдәбиятына зур өлеш керткән язучылар һәм рәссамнар арасыннан Ганс Христиан Андерсен исемендәге премия лауреатларын һәм шәрәфле исемлеккә кертелергә лаек авторларны билгели, төрле илләрдә халыкара Конгрессларын үткәрә, «bookbird» халыкара журналын бастыра.
  • Бүгенге көндә Балалар китабы буенча халыкара совет төрле илләрдән 80 милли секцияне, шул исәптән Россия секциясен берләштерә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100