news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Нургаянов Әгерҗедә Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Ленар Нургаянов Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бүген район советы сессиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның кандидатурасын тәкъдим итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак Ленар Нургаянов кандидатурасын күрсәтәм», – диде Мөхәммәтшин.

Район һәм шәһәр советы депутатлары Нургаянов кандидатурасын бертавыштан хуплады. «Депутатлар корпусына, Фәрит Хәйрулла улына, Татарстан Президентына ышаныч һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм», – диде Нургаянов.

Элегрәк район советы сессиясендә Алабуга районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ленар Нургаяновның икътисади мәсьәләләр буенча Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнүе турында мәгълүм булган иде.

  • Ленар Нургаянов Әгерҗе районында туган. Ижевск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Алабуга районына эшкә килгәнче авыл хуҗалыгында зур тәҗрибә туплаган, Әгерҗе районының зур аграр предприятиеләрен – «Әгерҗе агрофирмасы» һәм «Нәүрүз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә җитәкче булган
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100