Чаллыга нигез салынуның 400 еллыгын билгеләп үтәргә теләүләре – бик куркыныч ният. Шәһәр тарихыннан татар халкының борынгы тарихын сызып ату – ул моңарчы дус-тату яшәгән милләтләр арасына чөй кагу дип атала. Киләчәктә ул милләтара низагларга сәбәпче булачак. Юктан тавыш чыгару нәрсәгә кирәк? Татар тарихын җир йөзеннән сызып ташларга теләүчеләр көенә биергә ярамый. 1626 елны Чаллыга нигез салынган дата итеп күрсәтү – ул чын мәгънәсендә провокация, үз тарихыбызны, борынгы бабаларыбыз хәтерен хөрмәт итмәү.
Бу дата югары даирәләргә җиткерелде. Хәзер инде, бәлки, чигенү мөмкинлеге дә юктыр, ләкин хаталанырга ярамый. 400 еллыкны бәйрәм иткән очракта да, аны Чаллыга нигез салыну белән бәйләп түгел, ә Алабуга волостенә кушылу юбилее дип искә алырга кирәк. 1626 елда Чаллы Алабуга сарай волостенә кушылып, сарай авылына (автор искәрмәсе – русчасы «дворцовое село» – патшаның шәхси биләмәсе) әверелә һәм анда Алабуганың патша крестьяннары күчерелеп утыртыла. Патша – ул эре феодал. Аның төрле төбәкләрдә үз җирләре булган. Аларда ирексез крестьяннар эшләгән. Хуҗа эшчеләрне кайсы урынга теләсә, шунда күчергән.
Чаллыга нигез салыну вакыты турында нәтиҗә ясарга әлегә иртәрәк, чөнки шәһәр хакимияте фәнни тикшеренүләр үткәрү буенча берни дә эшләмәде. Хәтта архив документлары да тиешенчә өйрәнелмәгән. Россия дәүләт борынгы актлар архивында өйрәнелмәгән тулы фондлар бар. Бәлки, шунда Чаллы җирләрен үзләштерү белән бәйле документлар сакланадыр. Иң мөһиме, археологик тикшеренүләр дәвам итәргә тиеш. 90нчы елларда археологлар бераз казынды, ләкин эш ахырына кадәр җиткерелмәде. Археологларсыз шәһәргә нигез салынган чорны берничек тә билгеләп булмый. Чаллы хакимияте археологларга тикшеренүләр үткәрү бурычын йөкләми.
Чаллыга 400 ел дип, төбәк тарихын өйрәнүче Ермаков һәм Дубровский фаразларына карап кына игълан ителде. Алар, шактый абруйлы кеше булсалар да, шәһәр тарихын рәсмиләштергәндә төбәкчеләр сүзенә генә таянырга ярамый. Бу төбәкчеләр «Чаллыга 1626 елда нигез салынган» дигән фикерне элегрәк тә алга сөреп карады, ләкин җәмәгатьчелек аны инкарь итте.
Шәһәр хакимиятен кисәтәсем килә. 2026 елда бәйрәм ясарга сәбәбен табып булыр. Аңа халык каршы килмәс. Иң мөһиме: Чаллыга «нигез салучыларга» һәйкәл куя күрмәсеннәр. Анысы чынлап торып милләтара каршылык уятачак. Һәйкәл кую җиңел, ә аны алып ату бик авыр. Республика эчендә, ил эчендә милләтара ызгышлар булмасын иде.
Тарихчыларның Чаллының 400 еллыгына карата фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады: