Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ленар Мөхәммәдиев: “Tatarka – Алтын” клибы татар телен нык пропагандалады”
АКШка күчеп киткән татар егете татар теле кызыксындырырлык булырлык алымнар кирәк дип саный.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлнар Гарифуллина). Татар яшьләре арасында читкә китүчеләр күпме, китмәүчеләрне нәрсә тотып кала? Ни өчен алар чит илләргә кызыга? Читтән караганда, Татарстан һәм аның халкы ничек күренә? Татар теленең үсеш офыклары нинди? Әлеге һәм башка сорауларга “Татар-информ” агентлыгына Америкага күченеп киткән татар егете Ленар Мөхәммәдиев сөйләде.
- Ленар, ни сәбәпле халык “көнбатыш”ка омтыла? Синең үзеңдә дә ни өчен шундый теләк туды?
-20 нче гасыр шуны күрсәтә: иң күп технология керткән һәм ачышлар ясаган һәм уңышка ирешкән илләр – ул, күбесенчә, көнбатыш илләре. Инглиз-саксон цивилизациясенең уңышка ирешү серләренә төшенү, аларның бер өлеше булу өчен, яшьләр көнбатышка омтыла. Әгәр кеше икътисадны өйрәнергә Иранга, я берәр көнчыгыш иленә китсә, сәер булыр иде. Көнбатыш илләре – дөньяның икътисад, тормыш рәвеше, фәнни яктан да иң уңышлы илләре, шуңа күрә кешенең анда китүенә аптырарлык түгел.
-Өеңдәге хәлләрне беләсең килсә, күршеңнән сора диләр бит. Нинди халык ул Татарстан халкы? Читтән Татарстан нинди булып күренә?
-Мин әйтер идем, Татарстан халкының, татармы ул, урысмы, үзенең менталитеты бар. Алар бөтенләй башкача фикер йөртә. Татарстанда дустанә мөнәсәбәтләр, нәсел мөнәсәбәтләре башкача төзелгән, туганлык җепләре көчле. Күп кенә сәләтле яшьләр Татарстаннан китми, чөнки алар туганнарга шулкадәр нык бәйләнгән. Әти-әни, туганнарны ничек калдырып китим” дип фикер йөртә алар. Аннары татарларда төпчек булып калу дигән әйбер бар бит. Татар менталитетына туганнарча үлеп тору, үзең өскә менсәң, туганнарны гел өстерәү кебек сыйфат хас. Моның яхшы ягы да, начар ягы да бар. Туганнарның бер-берсенә ярдәмләшеп торуы, әлбәттә, бу яхшы. Әгәр берәр кеше түрә булып, үзенең туганын урынбасар итеп куя икән, бу начар. Мин бер гаиләдән ике даһи чыгуына ышанмыйм.
-“Тәмугтагы татарларга сакчы кирәк түгел, чөнки алар казанга бер-берсен чабуларыннан тартып төшерәләр” дигән мәзәкне еш искә алалар. Татарның асыл сыйфатлары синеңчә нинди?
-Татарда “ак көнчелек” дигән әйбер бар. Күрше машина алды да, аны тотып яндыру теләген тудыра торган көнчелек түгел, ә тагы да яхшыракка ирешүгә этәргеч бирә торган көнчелек. Мәсәлән, күрше ике катлы йорт сала икән, мин өч катлыны төзим. Күрше агач йорт салды, мин кызыл кирпечтән төзим. Күрше “Калина” алды, мин “Приора” алам... Татар халкында менә шундый күршеңнән яхшыракка омтылу дигән сыйфат бар. Татар халкына үз-үзенә дә, кешегә дә гел исбатлап килү сыйфаты хас. Тарихка күз салсак та, татарларның гел урыслар арасында яшәп, үзен азчылык итеп хис иткәннәре билгеле. Урыслар яки башка милләт вәкилләре арасында үзләрен ким-хур итеп тоймас өчен, татарлар гел үзләренең уңышлы икәнен исбат итеп яшәгәннәр. Әгәр татар ниндидер уңышка ирешкән икән, аны бөтен авыл белергә тиеш булган. Татар түрә булса, чабатаны түргә элә диләр бит. Аның, әлбәттә, яхшы киеме, телефоны, машинасы булырга тиеш. Кеше белеп торсын, янәсе – бу татар төшеп калган кеше түгел, бу аякка баскан, уңышка ирешкән кеше.
-Бизнес алып бару кайда уңайракдип уйлыйсың?
-Бизнес алып бару Татарстанда да җиңел бирелә хәзер. Республикада бизнес буенча хәрәкәт бар. Бер үк җирне берничә тапкыр арендага алучылар бар – берәр ресторан күпмедер эшли дә, аннары урыныны икенчесе калкып чыга. Әлбәттә, документлар ягыннан караганда, Америкада бизнес эше җиңелрәк бара. Әмма Татарстанда да аягында нык басып торучы бизнесмен танышларым бар.
-Бездә икътисад, авыл хуҗалыгы, экология һәм башка өлкәләрдә чит ил техникасы, төрле технологияләр кертелә. Әмма ни сәбәпледер музыка, әдәбият өлкәсендә торгынлык бар кебек тоела? Моның сәбәбе нидә?
-Күп кенә компанияләргә инвестицияләр кертәләр, аннары алар үзләре белән яңа технологияләр, төрле алымнар алып килә. Бу бизнес нигезе. Технологияләрне кертү эшчеләр саны ягыннан да нәтиҗәлелек бирә. Әгәр Америкада берәү “татар музыкасының потенциалы бар, аңа 10 млн доллар кертәм” дип әйтсә, бу очракта яңа технологияләр керергә мөмкин, чөнки монда бизнес өстери. Хәзерге вакытта татар эстрадасын сүксәләр дә, миңа калса, татар эстарадасында алга китеш бар. 90 нчы еллардагы балык кебек ялтыравыклы күлмәкләр, күркәк йоны күренеп торган кием кию күзәтелми. Татар җырына карасаң да, шоу элементлары да, биючеләре дә бар кебек. Кыскасы, күзгә бәрелеп торган аерма бар. Бездә эстарда ни өчен үсми, чөнки бездә монополист бер компания бар. Ул 90 процент базарны контрольдә тота. Тагын бер тавыш яздыру компаниясе булса, алар бер-берсен уздырып, яңа технологияләр кертеп, бәлки, музыканың сыйфатын арттырып җибәрә алыр иде. Әмма хәзергә конкуренция аз, система җайга салынган, хафаланырга кирәкми. Акча бара, халык тыңлый, нәрсәгә яңалык кертергә?
Әдәбиятка килгәндә, халыкның яңалыкка ихтыяҗы булырга тиеш. Халыкны мәдәният аша тәрбияләргә кирәк. Әгәр әдәбиятта кара юмор белән бер әсәр язсаң, бер әбекәй бөтенләй аңламаска мөмкин. Әйтик, фантастиканы киңәйтсәк тә, аудориясе таррак булачак. Беренче чиратта, халыкның мондый культурага әзер булуы мәсьәләсе тора. Тырышып карарга була, ләкин үзгәртүгә омтылыш ясалма булырга тиеш түгел.
-Татарлар арасында “Евровидение” дәрәҗәсенә чыгарырлык берәр артист бармы?
-Мин беркайчан да “Евровидение”ны үрнәк итеп куюны аңламадым. Анда җиңүчеләрнең исемнәре шик тудыра. Ул я бер кызык рәвешле ханым, я рокер була. Күптән түгел “Tatarka – Алтын” клибы чыкты. Ул татар музыкасына хас түгел, ләкин татарча башкарылган. Аны бер атна эчендә 5 млн кеше карады. Бу нәрсәне аңлата инде? Ул дөрестән дә кызыклы итеп төшерелгән, бик кызыклы текст, бик кызыклы башкару. Аны караган кешенең 99 проценты татарлар түгелдер, мөгаен. Бу кызны була сүгәргә, була сүкмәскә. Әмма, миңа калса, татар җырчылары арасында татар телен аның кадәр пропагандалаучы булмагандыр әле. Аның башкаруыннан күпме кеше “бу сүз нәрсәне аңлата икән” дип Гуглга керә.
Минемчә, татар җырының ике юлы булырга тиеш: яки бик сыйфалы җыр яздырып, бөтен дөнья “кара, бу ничек сыйфатлы аранжировка ясаткан” дип әйтерлек булсын, яки башка юл белән керергә була – треш кулланып, экзотик тел кебек күрсәтү. Мәсәлән, Зуля Камалова Австрадиядә җырлап йөреп, татар теленнән экзотик тел кебек файдалана. Бу кинодагы кебек: татар киносы нинди булырга тиеш – ул популяр булсынмы яки андеграунд булсынмы? Әгәр шул ике юлны сайласак, татар музыкасын популярлаштыру, миңа калса, җиңелрәк булачак. Ә болай “бу кыз әйбәт җырлый, моны җибәреп карыйк әле” дип Евровидениега җибәрүнең мәгънәсе юк. Әйткәнемчә, үзенчәлеге булырга тиеш – яки бик сыйфатлы, яки экзотик.
- Сине альтернатив музыка фанатларының берсе дип беләбез. Хәзер бу юнәлешкә карашыгыз ничек? Тыңларга теләгән кешегә татарча җыр бармы?
-Альтернатив музыка аякка баскан дип уйлыйм. Татарча рок, татарча рэп та бар. Бәлки, бик үк сыйфаты түгелдер, әмма алар бар һәм гел үсештә. Татар эстарадасы конвейер ул, анда көн саен 15-20 яңа җыр чыгып торадыр бәлки, ә татар альтернатив музыкасында айга бер яхшы җыр чыкса, бу инде зур нәтиҗә.
-Роберт Миңнуллин татарның язмышы Татарстанда, Башкортстанда, күрше районнарда хәл ителә, ә чит илдәге татарларның татар язмышын хәл итүдә роле түбән дигән иде. Моңа карата фикерең ничек?
-Бу сүзләр белән килешәм. Бәлки аның безне үпкәләтәсе килгәндер, ләкин без үпкәләмәдек. Татарстан, Башкортстан татарлары татарча сөйләшми, татар мәдәниятенә омтылышы юк икән, чит илдәге татарларның бернинди ярдәме тимәячәк. Без атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать татарча сөйләшеп йөрсәк тә, бездән файда булмаячак.
-Шул ук вакытта, мәсәлән, Финляндиядә, татарча ниндидер чаралар гел уза бит?
-Бу барыбер локаль әйбер инде. Без бит үз алдыбызга телне, динне үстерү дигән сәяси максат куймыйбыз. Татарстан, Башкортстаннан аермалы буларак, бездә телне саклап калу турында сүз бара. Ә монда үстерү бурычы күздә тотыла. Татарстан, Башкортстанда үсеш турында уйларга кирәк, чөнки ул бер урында тора. Ә тегендә бөтенләй бетмәсен өчен саклап калу максаты.
Чит илләрдә бу процесс авырдан бара. Мин беләм: Финляндиядә биналары, мәчетләре, үз имамнары, татар теле курслары да бар. Анда кеше аралаша, чөнки бер җирдә тупланып яши. Финляндия белән Американы чагыштыру да урынсыз – Финляндиядә 5 млн, Америкада 300 млн нан артык кеше яши. Америкада, мәсәлән, мин көнчыгыш ярда, татарлар көнбатыш ярда яши, ягъни татарлар төрле урынга таралган. Аннары Финляндиядә финнар гына яши, ә Америка бер казан бит инде ул – анда нинди генә милләт, нинди генә тел юк.
- Татарстанны алсак, үсеш күренәме?
-Телевизор карасаң, гәҗит укысаң, үсеш бар кебек, урамга чыксаң, үсеш күренми. Хәтта авылда балалар русча сөйләшеп йөри. Әле генә авылдан килдем, балалар русча сөйләшә. Ни өчен дигәндә, бала телевизордан рус телендә мультфильмнар карый, нигә русча карый, чөнки татар телендә мультфильмнар юк. Начар сыйфатлы татар мультфильмын тоттырсаң, тота да ата инде планшетны. “Маша и медведь”ны кабызсаң, сәгатьләр буе шуңа багынып утыра инде ул. Татар телендә тәрбияне кечкенәдән башларга кирәк. “Мин бит гомер буе урысча сөйләштем, мин бит гомер буе дуңгыз ите ашадым” дип уйлап, дөрес фикергә килү мөмкин, ләкин инде ул вакытта соң. Аның татарча өйрәнә алуы бик икеле. Исламга бәлки килер ул, чөнки татар теленә караганда динне өйрәнү җиңелрәк. Яшьли сөйләшмәсәң, татар телен өйрәнү авыр, дингә килү җиңелрәк дип уйлыйм. Диндә каршылыклар юк бит, Коръәнне русча да укып була.
-Син бер интервьюда татар теле үләчәк, аның әҗәлен генә ераагайтып була дигәнсең...
-Татар теле урыс теленә “колхоз теле” дип кереп калган. Күп кеше шулай уйлый. Аны ялгыш минем фикер дип биргәннәр. Берәр урыс кешесеннән урамда “татар теле нәрсә ул” дип сорасаң, Тукай, Мәрҗани теле дип әйтмәячәк, башына бөтенләй башка ассоциация киләчәк. Чынлыкта, татар теленең потенциалы зур. Аны кешегә өйрәтеп була, бары тик яхшы итеп пропагандаларга гына кирәк.
Бу дөньяда глобальләшү бара, кечкенә телләр югалачак. Ихластан әйткәндә, гадәти татар баласына инглиз, рус телен белү кирәгрәк. Татар теленнән башка ул яши алачак, ә урыс теленнән башка хәтта Казанда да яши алмаячак. Татар телен өйрәнүгә мотивация юк. Татар телен эшкә алганда да таләп итмиләр. Мәсәлән, Франциядә француз телен белмисең икән, сине эшкә алмыйлар. Аласалар да синең хезмәт хакы түбән булачак. Каталония мисалы бар, анда кеше каталонча сөйләшә, гәрчә ул Испаниянең бер өлеше булса да.
-Ә менә шул ук каталон, уэльс телләрен кайтару мисаллары бар бит...
- Картадан карасагыз, Каталония ул Испания чигендә. Ә Уэльсон ул Бөекбритания чигендә. Квебек ул Канада чигендә. Әгәр аларның хокукларын кисә башласалар, аларга илдән аерылып чыгу бернинди авырлык китермәячәк. Әгәр монда татарларның хокукларын кыса башласалар, кая таба барырга – өскәме, кырыйгамы, аскамы. Квебек провинциясендә бердәнбер рәсми тел – ул француз теле. Ләкин Канадада рәсми тел – инглиз тел, әмма Канаданың законнары Квебекта эшләнелми, чөнки анда француз теленә, француз мәдәниятенә өстенлек бирелә. 20 нче гасыр уртасында булды Квебекның Канададан аерылып китәм дигән чаклары. Аннан соң Канада аларга “нинди телдә телисез, шулай аралашыгыз, мәктәпләрегез дә француз телендә эшләсен, китмәгез генә” дип калдырды. Чечня белән дә шул ук хәл. Чечня читтә урнашкач, Мәскәү “чеченча сөйләшегез, китмәгез генә” диде. Ә татар телен кыса башласалар, Мәскәүгә әйтерлек нинди аргументы бар?
-Шул ук вакытта бездә һәркемнең татарча сөйләшергә мөмкинлеге бар бит, моны тыймыйлар...
-Татарстанда татар телен белү бернинди конкурентлы өстенлек түгел. Татар авылында бардыр, бәлки. Анда урысча сөйләшеп йөрсәң, “нәрсә хыялланып йөрисең” дип тукмарга мөмкиннәр. Татар телен белүгә кызыксыну уятырга кирәк. Шул ук резюмеда да татар телен белү турында галочка кертеп. Хәзер халык татар теленең бер файдасын күрми. Урыс кешесенә татар телен белү ник кирәк ул?
-Татар матбугатын укыйсыңмы?
-Америкада басма матбугатны укырга мөмкинлегем юк, Интернетта гына. Татарстанда да танышларым Интернетта укуны хуп күрә. Гәҗит алдыру Интернет белән таныш булмаган олы буын кешесенә хас инде ул.
-Инглиз һәм татар матбугаты арасында аерма бармы?
-Темалар тарлыгы. Хәзер татар телендә спорт турында язу кимеде. Һәр кешенең автомобиле бар. Мәсәлән, берәр кешенең татар телендә мәгълүмат аласы килә, ләкин автомобильләр турында татарча язучы юк. Бездә тар темаларга язучылар аз.
-Реаль тормыштан чыгып караганда, татар телен ни рәвешле үстереп була?
-“Tatarka – Алтын” клибы татар телен бик пропагандалады дип саныйм. Алай итеп телне бүтән беркем дә күрсәтә алмаячактыр. Яшьләр өчен бу тәэсирле ысул. Мәсәлән, гади бер урыс баласына мәктәптә көн саен татар теле дәресе керә. Ул аны мәҗбүриләп өйрәнә, чөнки закон шуны тели. Болай көчләп тагып өйрәнгәч, аның татар теленә үпкәсе кала, чөнки кызыксынуы юк. Әти-әнисе дә аңа ул тел кирәкми дип саный. Кешене мәҗбүр итеп татар телен өйрәтү кешене читләштерә. Заманча итеп өйрәтсәң, кеше кызыксыныр иде.
Америкада татар телен үзлектән өйрәнгән американлылар бар, гәрчә Татарстанда бер тапкыр булганнары булмаса да. Әле күптән түгел генә Сабан туенда бер Андрей исемле егетне очраттым, ул урыс яһүде. Харьковта туып үскән, кечкенә вакытта Америкага күченгәннәр. Әнисе Уфадан, ләкин урыс. Андрей берсендә Уфага әбиләрен күрергә кайткач, “урыс теленнән кала башка тел дә бар мени әле монда” дип аптырап калган. Шуннан татар һәм башкорт телләрен өйрәнә башлаган. Хәзер телне искитәрлек дәрәҗәдә белә, бер акценты юк, әллә нинди сүзләр кулланып сөйләшә.
-Димәк, татар телен үстерү өчен берәр проектлар кирәк дисез?
-Әйе, бәлки. Минемчә, татар теле “мул” итеп күренерлек итеп эшләргә кирәк. Яхшы машина кебек, мәсәлән. Инглиз теле модада бит. Аны белү хөрмәт уята. Татар теленең кайчан шулай модада буласы билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз