news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Мөхәммәдиев: Киләчәгемне Татарстанда күрәм

Америкага күчеп киткән татар егете океан артындагы татарлар тормышы турында лекция уздырды.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 26 сентябрь көнне, Казанның “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә Америкага күчеп киткән татар егете Ленар Мөхәммәдиев “Татарларның АКШга күченү тарихы һәм милли үзаң проблемасы” темасына лекция уздырды.

Ленар тумышы белән Татарстанның Балтач районыннан. Хәзерге вакытта АКШның Питтсбург шәһәрендә яши.

Ленар Мөхәммәдиев үзенең лекциясен, күпләр теләгәнчә, АКШ белән Россия тормышын чагыштыруга түгел, ә андагы татарлар тормышын сурәтләүгә багышлады.

“Бездә татарлар күп. Кемдер вакытлычага килә, кемдер төпләнеп кала. Әмма ничек кенә булмасын, без кулыбыздан килгән кадәр һәрберсенә ярдәм итәргә тырышабыз”, - дип сөйләде Ленар.

Ленар Мөхәммәдиев Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Америкага күченгәч, ул программист һөнәрен үзләштерә.

“Мин мәктәп елларыннан программист булырга теләгән идем. Мәктәпне тәмамлагач та КФУның ВМК бүлегенә керергә теләгем булды, әмма минем баллар гуманитар өлкәгә укырга керерлек кенә иде. Мин театрлар яратам. Шуңа күрә мәдәният һәм сәнгать университетын сайладым. “Америкада мин тормышымны яңадан башлый алам бит” дип уйладым һәм ярты елда программист курсларын тәмамладым”, - дип сөйләде ул.

Америка татарларының проблемаларын билгеләгәндә егет тел, гаилә һәм кардәшлекне атады.

“Без хәзерге вакытта игътибарны телгә юнәлтәбез. Америкада алгы планга динне чыгарып булмый. Андагы татарлар төрле динне тота. Икенчесе инде ул татар гаиләләрен булдыру һәм өченчесе кардәшлек”, - диде Ленар Мөхәммәдиев.

Ленарның Америкадагы эшләре уңышлы барса да, ул киләчәген Татарстан белән бәйли.

“Мин киләчәгемне Татарстанда күрәм. Монда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Америка - технологияләрнең үзәге. Мин Татарстанның да шундый үзәк булуын телим”, - диде ул.

Ленар Мөхәммәдиев Нью Йорк турында, андагы татарлар салган беренче мәчет һәм ассоциация турында да сөйләп китте. Сүз уңаеннан татарларның Нью Йорк шәһәрендәге ассоциациясенә быел 90 ел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100