news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Хәкимҗанов: Муса Җәлилнең хәтере шигырьләре аша да күңелдә яшәсен иде

Татар зыялылары герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Ленар Хәкимҗанов: Муса Җәлилнең хәтере шигырьләре аша да күңелдә яшәсен иде
Владимир Васильев

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген илебез шагыйрьләре арасында Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек булган бердәнбер каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды. Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тантанада шагыйрьнең хәтере һәйкәлне генә күз алдына китергәндә генә түгел, ә шигырьләре аша да күңелегездә яшәвен теләвен әйтте.

"Муса Җәлилнең гомере кыска булса да, аның исеме гасырлар тарихында якты йолдыз булып калды. Җәлилчеләр көрәшләре белән үлемсез булуларын Ватаныбыз тарихында үз эзләрен калдыра. ", - диде ул.

Музей әйберләрен исәпкә алу һәм саклау буенча генераль директор урынбасары Лилия Саттарова унбишенче февраль көне татар халкы өчен әһәмиятле символ дип саный. "Моабит дәфтәрләре" Милли музейга 1960 елда тапшырылды. Алар шигъри юллар, сәхифәләр белән тулган. Муса Җәлил үзе теккән кечкенә генә блокнотлар 1948 елда Германиядән Советлар Союзына кайта. Аларның безнең музейга кайтуы каһарманлык факты дип әйтә алабыз", - диде ул.

"Хәзерге заманда безнең өчен бу дәфтәрләр безгә Ватанны сөяргә, шәхес, батыр булырга өйрәтә. Шушы дәресләрнең безнең өчен мөһим булу дип уйлыйм. Аларны онытмау һәм оныттырмау иң бөек бурычыбыз дип уйлыйм", - ди Лилия Саттарова.

Чәчәкләр салганнан соң, сәгать бердә ТР Милли китапханәсендә Моабит дәфтәрләренең оригиналын халыкка күрсәтү чарасы оештырылды. Дәфтәрләрне Лилия Саттарова тантаналы рәвештә алып чыкты, ә витринага Татарстанда Гомумроссия халык фронтының Төбәк штабы җитәкчесе Александр Коноплев урнаштырды.

Әлеге дәфтәрләр икәү - берсе гарәп, икенчесе латин хәрефләре белән язылган. Кичкә кадәр дәфтәрләр күргәзмәдә халыкка күрсәтелде, аларның зурайтылган электрон сурәтләре экран аша тәкъдим ителде.

Тумышы белән Оренбург өлкәсеннән булган татар язучысы Лирон Хәмидуллин Милли музейга Муса Җәлилнең сугышка кадәр тупланган материаллары нигезендә басылган җыентыгын бүләк итте. Традиция буенча, тантана вакытында Җәлилнең "Җәлил укулары" Халыкара әдәби укучылары конкурсында җиңүчеләр башкаруындагы шигырьләре яңгырады, Казан театр училищесы студентлары иҗади номерларын күрсәтте.

Чара кысаларында беренче тапкыр 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы Совет һәм немец ату коралын күрсәтү белән реконструкторлык дәресләре узды. Көн дәвамында музейда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыклары, язмышлары белән таныштыручы "Батыр үлә, үлмәс ат алып" һәм "Муса Җәлил. Тарихларда укып ятларлык" күргәзмәләре эшли.


Ел саен 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә - аның һәйкәленә чәчәкләр салалар. Шуннан соң ТР Милли музеенда Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100