news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ленар Габдрахманов республика автомәктәпләрендә белем сыйфаты түбәнәюен әйтте
Татарстанда машина йөртү стажы 2 елга кадәр булган машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләре саны арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Михаил Захаров
(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова).Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов фикеренчә, республикада машина йөртергә өйрәтүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты түбәнәйгән. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте.
"Республикада 202 автомәктәп бар. Конкурентлылык көчле, күпләр түбән бәяләр белән җәлеп итә. Шул ук вакыттта, кызганычка каршы, сыйфатка зыян килә", - диде ЮХИДИ җитәкчесе.
Шуңа бәйле рәвештә, юл һәлакәтләре килеп чыга. 2019 елда Татарстанда машина йөртү стажы 2 елга кадәр булган машина йөртүчеләр белән булган юл һәлакәтләре саны арту күзәтелә.
"Быел шундый машина йөртүчеләр катнашында 90 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең гомере өзелгән, 131 кеше җәрәхәтләнгән", - диде Ленар Габдрахманов һәм тәҗрибәсез машина йөртүчеләргә начар һава шартлары вакытында йөрмәскә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2