news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лена Шагыйрьҗан Әтнә районының Күлле Киме урта мәктәбендә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Лена Шагыйрьҗан Әтнә районының Күлле Киме урта мәктәбендә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Татарстанның Әтнә районы Күлле Киме урта мәктәбендә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лена Шагыйрьҗанга 60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. «Минем шигырьләрем – минем дәвам ул» дип исемләнгән әлеге кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман, шагыйрь Рафис Корбан, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артисты Флера Сөләйманова, Күлле Киме урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм авыл халкы катнашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге мөдире Айгөл Фәхретдинова хәбәр итте.

«Кичә мәктәп укучылары чыгышы белән башланды, - диде ул. - Алар сәнгатьле итеп Лена Шагыйрьҗанның шигырьләрен укыдылар, үзләренең биюгә һәм җырга осталыкларын күрсәттеләр. Аннары Казаннан кайткан бер төркем кунаклар сүз алды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин кыскача гына юбилярның тәрҗемәи хәле белән таныштырды, шагыйрәнең бүгенге татар әдәбиятында тоткан урыны хакында сөйләде. Халкыбызның сөекле җырчылары Искәндәр Биктаһиров һәм Флера Сөләйманова исә үзләренең котлау сүзләрен җыр телендә ирештерде. Лена Шагыйрьҗан биредә укыган елларын исенә төшерде, шигырьләрен укыды, очрашу истәлеге итеп мәктәпкә шәхси китапханәсендә сакланучы 300 гә якын китап һәм «Казан утлары», «Мирас» журналларын тапшырды».

Күлле Киме урта мәктәбендә узган бу очрашу шигърият һәм җыр-моң бәйрәме булу белән генә чикләнмәде, бәлки төбәкләрдә татар әдәбиятын, татар китабын пропагандалауның гүзәл бер үрнәгенә дә әверелде. Белем учагында Татарстан китап нәшрияты тарафыннан оештырылган китап сәүдәсе нәкъ шуны раслый. Кичә тәмамлангач кунаклар мәктәпнең Сибгат Хәким музее, әлеге музейда Лена Шагыйрьҗанның шәхси әйберләре тупланган махсус почмак белән дә таныштылар, диде Айгөл Фәхретдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100