Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лена Гайнанова: Казанда Исхакыйга музей ачылуы өчен көрәшүчеләр булсын дип тырышкан идем
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолог, текстолог Лена Гайнанова Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәл утырышында әдипне таныту, аңа хөрмәт йөзеннән башкарылган эшләргә күзәтү ясап, бу шәхескә игътибар җитеп бетмәү турында да әйткән.
Сүз уңаеннан, Лена Гайнанованы музей хезмәткәрләре «музейның әнкәсе» дип тә атыйлар икән. «Исхакыйның исеме кайта башлауга 40 ел. Шушы вакыт эчендә нәрсәгә ирештек? Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы чыкты, Яуширмәдә музее эшләп килә. Сәясәт нинди генә булмасын, Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстологлары көндәлекләрен эшләп баралар», – дигән Лена Гайнанова.
Ул барлык шушы эшләрнең Хөкүмәттән түгел, ә инициаторлардан башланганына басым ясаган. «Гадәттә, халыктан идея чыга, ул әйләнеп йөри дә, аннары өскә таба этәрелә. Шуны алдан белеп эшләдек. Һәр олы елганың чишмә башы була. Без энтуазистлар, инициаторлар – күпме көчебез булды, шуны сарыф иттек. Музейның беренче йортында өч кеше кайнап, эшне кордык: китапханәче, мәдәният бүлеге, мин – экспонатлар ташучы. Шуны этәреп, курка-курка күргәзмәне музей дип атап, музей статусы алырга теләп, шуны эшли алдык – дәүләт статусын алдык. Милли музейга филиал булып кердек. Шуның нәтиҗәсендә комплекс төзелде, музей комплекска кереп утырды», – дигән Лена Гайнанова.
«15 томлыкка проект төзегәнче мин бик күп кыйналдым. «Каян белә ул Гайнанова? Каян алыйк без аны?» дигән сүзләр булды. Мәсәлән, Ибраһим Нуруллин 8 томга проект төзеп, нәшриятка төшергән иде. Мин 15 том дидем, мин байтагын эшләгән, күзаллый ала идем – менә чыкты 15 том, ләкин без тукталып калдык. Хәзер энтузиаст кулы җитә алмый торган җиргә килеп җиттек. Мәсәлән, Исхакыйга лаеклы урам исемен энтузиаст бирә алмый, истәлек такталарын да куя алмый. Бу – сәясәт, акча белән бәйле. Кулдан килгәндә, үзебезнең кечкенә генә хезмәт хакын да, пенсияне дә кызганмадык, ә монда көчебез җитми», – дип ачынып чыгыш ясаган филолог.
Ул Исхакый 4 ел укыган Апанай мәдрәсәсендә (элек ул Күл буе мәдрәсәсе дип аталган) архив материалларыннан күргәзмә төзегәнен әйткән. «2009 елда Исхакыйның илдән чыгып итүенә 90 ел тулу уңаеннан, Кремльдә бер күргәзмә оештырган идем. Күрсеннәр, карасыннар – Казанда Исхакыйга музей ачарга кирәк дип көрәшчеләр булсын дип тырышкан идем. Ул бит Якын, Ерак Көнчыгышта булган, күпме мәкаләләре, интервьюлары чыккан – без аларны күмеп калдырыйкмы?!» – ди Лена Гайнанова.
Ул билгеләп узганча, интернетта бер француз галиме «Исхакый дигән бер төрек язучысының 20нче елларда француз газеталарында 40 мәкаләсе бар» дип язып калдырган. «Без аның нинди темага язганын да шәйлибез: 20нче елларда Идел-Урал штаты юкка чыгып, дәүләтчелек, тарих, татарны таныту турында язган ул. Кая безнең кулда ул әйберләр?! Өч ел Ерак Көнчыгышта эшләгән: Кытай, Япония, Кореядә татарларны берләштереп, бер үзәккә туплаган. «Милли байрак» газетасын чыгарган», – дип искә алган Лена Гайнанова. Аның сүзләренчә, ул вакытта милли матбугатка сакчыл, кадерле караш булган.
«Бөтенесенең «телендә» Гаяз Исхакый булган. Ул олпат кыяфәтле, искиткеч оратор. Кешеләрне инандыра белгән. Ерак көнчыгышта һәркем үз мәхәлләсе белән яшәгән. Кайда барса да, Идел-Урал комитетларын төзегән. Германиядә, башка җирдә дә. Зур дәүләтчелегебез, тарихыбызны белегез дип кенә оештырмаган, ә аерым кешеләргә ярдәм иткән, бик кешелекле, ярдәмчел булган», – дип билгеләп узган чыгышында Лена Гайнанова.
Ул Исхакыйның фәкыйрьлектә, тар мөмкинлекләр шартларында яшәгән елларын да искә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз