Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лена Гайнанова: Гаяз Исхакый музеен төзүне, аның әсәрләрен чыгаруны энтузиастлар эшләде
Галимә Лена Гайнанова җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын төзегән, Гаяз Исхакый музеен ачарга ярдәм иткән. Бу хакта ул Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Дөньяны энтузиастлар алып бара, диләр. Һәр зыялы кеше энтузиаст булса, зур эшләр башкарыр иде. Мәсәлән, Гаяз Исхакый музеен төзүне, аның әсәрләрен чыгаруны хөкүмәт башламады. Аны энтузиастлар эшләде. 1991 елда Яуширмәгә Рәшит Ягъфәров белән килдек. Шунда китапханәче Ясирә Вәлиеваны күреп алдым. Исхакый исеме кайткач чыккан берничә мәкаләләрне ябыштырып куйган иде. Шунда мин 50 экспонат китердем, аларны тезеп куйдык. Наполеон планын куйсаң, шул максатка акрын булса да, ирешеп була», - диде ул.
Галимә өч ел буена китапханәгә Гаяз Исхакый белән бәйле экспонатлар алып кайткан.
«1993 елда Гаяз Исхакыйның 115 еллыгына күргәзмә оештырдык. Мин аны «музей» дип атарга тәкъдим иттем. Республика газеталарында да «музей ачыла» дип яздырдык. Министрлыктан Илдус Тарханов, язучылар килде. «Музей бар, бинасы юк», – дип шауладык. Ике катлы кирпеч бина да бар югыйсә, әмма ташландык хәлгә калган – араларыннан ярыклар күренеп тора, бина эчендә җәен кычыткан үсеп, кышын кар явып, кошлар оялаган иде. Сәйфетдин кибете дип атала ул. Сәйфетдиндә Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесе Фәридәбану кияүдә булган. Шул бина да, Исхакый туып үскән йорт та конфискацияләнгән», - диде Лена Гайнанова.
Сәйфетдин кибете бинасын төзекләндерергә алынган архитектор Аксёнова Лена Гайнановадан Гаяз Исхакый торган йортның схемасын сораган булган. «Гаяз Исхакыйның туганнан туган сеңлесе Сөембикә апага хат яздым (Исхакыйның сеңлесе Гайнелмәрзиянең кызы). Ул үзенчә рәсемен ясап җибәрде. Архитектор аңлап алды. Музей бинасы әзер булгач, Сөембикә апа кайтты. «Нәкъ безнең йорт!» – дип әйтте», - диде ул.
«Заманында без бик тә дәүләт музее статусын алырга омтылдык. Илдус Тарханов та бик тырышып йөрде, Милли музей эгидасына кердек, аның филиалы булдык. Бердәнбер штат бирделәр. Менә шуннан соң инде шаулаттык! Музеебыз бар, йорты юк. Аннары Минтимер Шәймиевның указы чыкты – музей төзелде», - дип искә алды галимә.
Ул Казанда өч йортлык урамга базар артында Гаяз Исхакый исемен биргәннәрен әйтте. «Әмма ул бит: «Исхакый урамына барабыз!» – дип, яңгырап торырга тиеш. Гаяз Исхакый Казанда озак яшәмәгән. Апанаев йортында аны кулга алганнар. Истәлек тактасын куеп булыр иде. Пушкин урамындагы «Марусовка»да Максим Горький да, Гаяз Исхакый да торган. Горькийга истәлек тактасы бар, Гаяз Исхакыйга да кирәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз