news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Үлемсез полк"ка әти белән чыктым – Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрова

Бүген Җиңү көне уңаеннан Татарстан районнарында һәм Казанда киң масштабта “Үлемсез полк” акциясе үтте.

(Казан, “Татар-информ, 9 май, Чулпан Шакирова). “Үлемсез полк” маршруты Казанның өч урамы – Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары буенча сузылып, ике чакрымга җыелды. Колоннаны үз артыннан 200 кв. метрга җәелгән Җиңү Байрагы алып барды. Колоннаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйдәде. Ул 1941 елда ук Мәскәү өлкәсендә һәлак булган әтисенең энесе Галимҗан Миңнеханов истәлеген яктыртты.

Акциядә катнашырга теләүчеләр көндезге 1 дә үк Ирек мәйданына җыела башлады. Араларында мәктәп укучылары да, гаилә белән килүчеләр дә бар. Камал театры коллективы да әлеге чарага бердәм рәвештә чыккан.

“Акциядә беренче генә түгел, икенче тапкыр катнашам, – ди Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова. – “Үлемсез полк” буйлап, артеллерия лейтенанты, әтием – Шакир Искәндәров белән бергә йөрим. Ул Смоленск өлкәсенең Духовщинский районы, Конопляники авылында һәлак булган. 1970 елларда без әни һәм бертуган апам белән анда барып, каберенә догалар укып кайттык”.

Хәлимә ханым әлеге чараның мөһимлеген дә билгеләп үтте, акциягә җыелучыларны хуплады.

“Бу акциягә бик шатмын, – диде ул. – Балалар да бик күп килгән. Алар да күрсен, белсен, хәтер югалмасын. Быел “Үлемсез полк” акциясе 62 илдә уза икән. Безнекеләр кая гына таралмаган, аларның һәрберсе рухи дөньясын баетсын иде”.

news_right_1
news_right_2
news_bot