news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үлемсез полк” гражданлык хәрәкәтенә Магнитогорск татарлары да кушылган

Катнашучылар һәр батырның исемен белергә һәм алар турындагы барлык мәгълүматны яшь буынга тапшырырга кирәк дип саный.

“Үлемсез полк” гражданлык хәрәкәтенә Магнитогорск татарлары да кушылган
Рафаил Мөхәммәдшин

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда узучы “Үлемсез полк” гражданлык-патриотик хәрәкәтенә Магнитогорскта яшәүче милләттәшләребез дә кушылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Магнитогорсктагы “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин сөйләде.

“Акциядә оешманың барлык кешеләре катнаша. Мин инде икенче тапкыр улым һәм туганнарым белән шушы хәрәкәткә чыгам. “Үлемсез полк” – уникаль проект. Без батырларыбызны искә алудан башка тагын да әһәмиятлерәк эш башкара алмыйбыз ”, - диде Рафаил Мөхәммәдшин.

Оешма вәкиле үзенең бабалары турында сөйләп үтте. “Әхәт Нәфиков һәм Кыям Шәмсин Шикәрле Коен авылыннан Ворошилов хәрби комиссариаты чакыруы белән 1941 елның июль-август айларында армиягә алына. Төрле частьларда җәяүле гаскәр рәтләрендә булалар”, - диде ул.

“Әхәт бабам 1942 елның 28 гыйнварында Орлов өлкәсенең Болхово районы Руднево авылы өчен барган сугышта һәлак була, Руднево авылы янында туганнар каберендә җирләнә”, - диде Рафаил Мөхәммәдшин.

“Кыям бабам 1941 елның сентябрендә армиягә алына һәм 1942 елның февралендә хәбәрсез югала. Ничек һәм нинди шартларда икәне әлегә кадәр ачык түгел. Архивларда җавап төгәл бирелми, эзләнүләрне дәвам итәбез”, - диде оешма вәкиле.

Рафаил Мөхәммәдшин геройларны белергә һәм булган барлык мәгълүматны туганлык линиясе буенча алга таба тапшырырга кирәклеген искәртте. “Фронтта да, тылда да сугыш дәһшәтен кичергән һәр сугышчы һәм кешеләр батырлыгын олылау мөһим”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100