Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар Олы Әтнә авылы буйлап үтте
Бәйрәмнең төп кунаклары - Әтнә ветераннары Фәйзи ага Галиев, Рәхим ага Мозаффаров, Мөршидә апа Бәдигованы район халкы чәчәкләргә күмде.
(Казан, 9 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар Олы Әтнә авылы буйлап үтте. Аннары алар Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына юл алдылар. Анда тантананың төп өлеше дәвам итте, дип яза җирле басма сайты.
Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чарасы, елдагыча, иртәнге 09.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янында урнашкан обелиск янында башланды. Тантананы башлап, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, бәйрәм тантанасына килүчеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, һәркемгә сәламәтлек теләде.
"Елларыбыз имин булып, бәрәкәтле тормышта, сездән соңгы буыннар хезмәтегезне дәвам итә алуына куанып яшәсәгез иде. Киләсе бәйрәмнәрне дә бергәләп каршыларга язсын", - диде ул.

Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, тантанага килүчеләр "Үлемсез полк" белән бергә Олы Әтнә авылы буйлап Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына юл алдылар.
Машиналар күренүгә, аларны юлның як-ягында көтеп торган Әтнәдә эшләүче хезмәткәрләр һәм Олы Әтнә халкы чолгап алды. Ачык тәрәзә аша ветераннарга чәчәк бәйләмнәре, төрле төстәге шарлар гына сузып кына калмадылар, кемнәрдер кулларын сузып күрешергә дә өлгерде. Ветераннар халык ташкынын машина эченнән кул изәп сәламләде.
.
Тантананың төп өлеше Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында дәвам итте. Бөек Ватан сугышы ветераннарына - алар өчәү генә калды инде - Фәйзи ага Галиев, Рәхим ага Мозаффаров, Мөршидә апа Бәдиговага сүз бирделәр. Хатирәләр, чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз