news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәкми, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

В.Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иткәннән соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап бирде

(Казан, 10 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Владимир Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иткәннән соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, ул Россия Федерациясендә үлем җәзасын куллану мөмкинлеген шәрехләде.
“Бүген бу мәсьәлә кискен тора. Баланы көчләгән, якын туганын үтергән, гаиләне туйдыручысыз калдырган кешегә карата үлем җәзасын мәҗбүри куллануны яклап чыгыш ясаучы ата–аналарның позициясе аңлашыла, дип уйлыйм. Моннан тыш, мондый авыр җинаятьләр кылгач һәм алар өчен гомерлеккә төрмәгә ябылгач, ул салым түләүчеләр җилкәсендә утыруын дәвам итә. Әмма юридик һәм дәүләтнең үз позициясе бар”, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Моңа бәйле рәвештә ул Россиянең Ауропа бергәлеге норматив документларына кул куюын искәртте. Әлеге документлар буенча үлем җәзасына мораторий кертелгән.
“Мин мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәкми, дип саныйм. Мин үз эшен яңадан карау хокукы бирелмичә гомерлеккә төрмәгә ябылган көчләүче тормышыннан канәгать дип уйламыйм”, – диде республика парламенты башлыгы.
“Миңа без җәмгыятьне хокукый аңны тәрбияләп демократик юл белән үстерәбез кебек тоела. Бу – иң җиңел юл булмаса да, иң дөреседер, мөгаен. Бу кыен юл кешедә җәмгыятьтәге шундый күренешләргә негатив мөнәсәбәт тудырырга тиеш. Моның өчен вакыт кирәк”, – дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100