news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Үлем төркемнәре"нә каршы көрәш алып бару катлаулы – Илдус Нәфыйков

Татарстан Республикасы прокуроры әлегә бу төркемнәрнең эшчәнлеге "Үз-үзенә кул салуга җиткерү" маддәсенә туры килми дип искәртте.

"Үлем төркемнәре"нә каршы көрәш алып бару катлаулы – Илдус Нәфыйков
Рамиль Гали

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков “үлем төркемнәре” җитәкчеләрен җаваплылыкка тарту мөмкинлеген шәрехләде.

“Бу яңа күренеш һәм канунда аңа төгәл җавап табу мөмкин түгел. Без хокук саклау органнарына мондый очракларда “Үз-үзенә кул салуга җиткерү” маддәсенә мөрәҗәгать итәргә кушсак та, бу бик авыр. Чөнки анда китерелгән ысулларга янау, куркыту, кыерсыту һәм башкалар кертелгән. Биредә исә аның үзенчәлекләрен аерып чыгару һәм классификацияләү авыр. Хокук саклау юлы белән без бу мәсьәләне чишәрбез. Хәзерге вакытта җинаять кодексына үзгәреш кертү һәм шундый өндәүләрне аерым факт итеп карау турында тәкъдимнәр бар”, – дип искәртте Нәфыйков.

Шулай ук прокурор балаларның ата-аналары һәм якыннары бу мәсьәләдә читтә калмаска тиеш дип җиткерде. 

“Төрле мессенджер һәм социаль челтәрләрдә уеннар тарала. Алар балаларны үзләренә җәлеп итә. Кайбер уеннар балаларда көчлелек һәм батырлык хисен тудыра, икенчеләре син бу уенны дәвам итмәсәң, якыннарыңа начар булыр, ди. Бу уеннарны ясаучылар балаларның ихлас хисләре белән уйный. Балаларны тәрбияләү – ул безнең уртак бурыч. Аларның чынбарлык белән кызыксынуы сүнмәскә, яннарында туганнары булырга тиеш. Балалар чынбарлыкта үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алачакларын сизәргә тиеш. Моны аларга шәхси үрнәк белән җиткерергә кирәк. Ата-аналар битарафлык күрсәтсә, балаларга мессенджерларына яшеренеп, шунда гына яшисе кала. Мондый вакытта бала чынбарлык белән элемтәләрне югалта һәм аңа йогынты ясау да җиңеләя”, – дип өстәде Илдус Нәфыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100