news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үлем төркемнәре” белән көрәштә методология мөһим – Анна Кузнецова

Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә суицидлар саны 60 процентка арткан. Иң төп сәбәпләрнең берсе – “Үлем төркемнәре"нең эшчәнлеге.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә “Үлем төркемнәре” наркотик таратучы төркемнәр белән бергә үрелеп эшли. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белдерде, дип яза РИА новости.

"Хәзер үлем төркемнәре наркотик таратучы төркемнәр елән бергә оеша”, — дип белдерә Кузнецова "Россия 24" телеканалы эфирында.

Ул, шулай ук, суицид төркемнәрендә торучы балалар белән эшләүдә кисәтү методологиясе мөһим дип ассызыклады. Бу төркемнәр хакында балага шундый итеп сөйләргә кирәк, ул алар белән бөтенләй кызыксынмасын, анда кермәве хәерлерәк икәнен аңласын.

Соңгы арада социаль челтәрләрдә актив рәвештә виртуаль уен тарала. Ул балаларны үз-үзенә кул салуга этәрә. Яшүсмерләр социаль челтәрдә “Үлем төркемнәренә” сылтама булган берничә хэштег белән бүлешә башлады. Әлеге төркемнәр берничә яшүсмернең үз-үзенә кул салуының сәбәпчесе булган. Төркемгә кергән балаларга берничә биремнән торган уенда катнашырга тәкъдим итәләр. Шуларның иң соңгысы – үз-үзеңә кул салу.

Кузнецова биргән мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә суицид саны 60 процентка арткан. Иң төп сәбәпләрнең берсе – “Үлем төркемнәренең” эшчәнлеге.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100