news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үлем белән бәйле уеннар һәрвакыт булган — психолог Маргарита Филатова-Сафронова

Психолог интернетта үлемгә китерә торган төркемнәрне кем оештыруын һәм аның корбаннары кем булуын аңлатты.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Үлем белән бәйле уеннар һәрвакыт булган. Аларда төп "бүләк" – ул кешенең тормышы яки инде бакыйлыкка күчеп, шул рәвешле үз "бәхетеңне тою". Психолог Маргарита Филатова-Сафронова шундый фикердә. Бу хакта ул "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага "түгәрәк өстәл" вакытында белдерде. 

Тарихта үлемгә бәйле гладиатор уеннары, Борынгы Олимпия уеннары, төгәлрәге ат күчәрләрендә узыш, Борынгы Мисырдагы балыкчылар узышлары булуы билгеле. Монда йөзә белмәгән балыкчылар Нил елгасына чыгып, хәзер әйләнеп капланам дип торган көймәгә утырган һәм үзара узышкан. Ә Нилда аларны ач крокодиллар көткән. Майя кабиләләрендә үлемгә китерә торган баскетбол һәм рус рулеткасы да шундый уеннарга керә, дип мисал китерде психолог.

“Бу уеннарда күбрәк олы кешеләр катнашкан. Хәзерге уеннарда исә күбрәк балалар һәм яшүсмерләр уйный. Алар шәһәрдәге квест һәм реалити-шоуны берләштерә. Уенда катнашучылар код һәм биремне үтәргә тиешле вакыт аралыгы хакында мәгълүмат ала. Баштан ул биремнәр, беренче карашка, куркыныч тудырмый да кебек. Мисал өчен, кем беләндер фотога төшергә, берәр нинди хәрәкәт ясарга, нәрсәдер урларга яки канун тарафыннан тыелган эш башкарырга кирәк. Үлемгә бәйле уеннарда исә биремнәр мөмкин кадәр рәхимсезрәк”, – ди Маргарита Филатова-Сафронова.

Аның сүзләренчә, биремнәрнең күбесе кешенең үз-үзен саклау инстинктына бәйле итеп ясалган. Болар үз-үзеңә зыян салу яисә гомереңне өзүгә кагыла.

Социапат нинди була, яки үлемгә кем этәрә?

“Мондый уеннарны оештыручыларның психологик портрертын күзаллыйк. Алар үзләрен кураторлар дип атый. Шуларның берсе – Филипп Лис (Будейкин). Ул Мәскәү янында яши, аңа 21 яшь, әти-әнисе белән бергә тора, тавыш операторы булып эшли. Филипп Лис – интернетта беренчеләрдән булып үлемгә бәйле төркемнәрне оештырып, аларны тулылыандырып баручы. Ул актив рәвештә номерлар таратып, суицидны пропагандалый. Бу эштә аңа Мирон Сетх ярдәм итә. Алар яшүсмерләрне физик һәм психологик яктан хәлсезләндерә. Мисал өчен, яшүсмер үз тәнендә пычак яки лезвие белән алар тарафыннан әйтелгән әйбер ясарга тиеш була. Аларга исә фото һәм видео хисап җибәрерү дә төп шартларның берсе”, – дип уен кагыйдәләре белән кыскача таныштырды психолог.

Кураторлар яшүсмерләр белән иртәнге якта, төгәлрәге сәгать 4.00-4.20 тирәсендә аралаша. “Яшүсмергә дә, һәр кешегә кебек үк, тиешенчә йоклау мөһим. Яшүсмергә бигрәк тә, чөнки алар организмында гормоннар үзгәреш кичерә. Аларга күп көч һәм энергия таләп ителә. Әгәр дә бала тиешенчә йокламый икән, аның организмы хәлсезләнә. Андый кешенең аңы томалана һәм тормыш өчен кирәкле булган функцияләре тиешенчә эшләми. Ул контроль, үз-үзеңне контрольдә тоту, тәнкыйть кебек хисләрне томалый”, – ди Маргарита Филатова-Сафронова.

Үлем төркемнәре администраторларын психологлар социопатлар, искечә әйткәндә, психопатлар дип атый. Алар җәмгыятьтән тулысынча читләшә. Мондый кешеләр һәр заманда да булган, әмма хәзер аларның мөмкинлекләре бөтенләй башка, ди психолог. Чөнки социаль челтәрләрдә алар үзләрен теләсә кем дип атарга мөмкин.

Гадәттә, социопатлар үз-үзләренә ышанмаучан, шул ук вакытта аларда “Ходай” комплексы бар. Шул сыйфатлар барысы бергә яшүсмерләр белән генә түгел, аларның гомерләре белән дә идарә итәргә этәргеч ясый.

Корбан нинди була?

Мондый кешеләрнең корбаннары күпчелек яшүсмерләр һәм балалар. Психолог моны яшүсмерләрнең үз-үзләренә карата артык кызыксынучан булуында, дип саный. Мондый яшьтә аларның кайберләре батыр булып күренергә, маҗараларга тарырга, белмәгән нәрсәләрне татып карарга омтыла. Яшүсмерләр һәрдаим аралашуга мохтаҗ һәм үзләрен зур кеше итеп тануларын тели.

“Яшүсмерләргә алар артыннан барысы да күзәтә, аларга гына карап тора, аларны һәрвакыт тәнкыйтьли сыман тоела. Алар һәрнәрсәне зурайтып, “кабартып” карый, үзләрендә булган кимчелекләрне артык тәнкыйтьли. Күпләре үзләре хакында әкиятләр чыгарырга сәләтле. Җавапсыз мәхәббәт, әти-әниләре белән талашу – алар үзенчәлекле, дигән фикердә яшүсмерләр. Вакыт үтү белән бу сыйфатлар юкка чыга, яшүсмерләр фикерләрне аера белә башлый”, – дип аңлата Маргарита Филатова-Сафронова.

Үлем төркемнәрендә торучы 20-30 яшьлекләргә килгәндә, психолог аларны яшүсмерлек чорыннан чыга алмаганнар дип атый. Паспортта яшьләре зур булуга да карамастан, алар яшүсмер сыман фикер йөртә.

Үлем төркеменә керүчене аеру билгеләре

Куркыныч зонага кергән баланы ачыклау билгеләре берничә төрле булырга мөмкин. Бала үз тәненә үткен предметлар белән төрле тамгалар ясый; фатирда кисә һәм кадый торган предметлар югала; яшүсмернең һәрвакыт йоклыйсы килә.

Мондый билгеләр булуга, хокук саклау органнарына, психологларга, кайчагында психиатрларга да мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлата Маргарита Филатова-Сафронова.

“Безне заманында таныш булмаган кеше белән аралашмаска, таныш булмаган кешедән әйбер алмаска дип өйрәтәләр иде. Без исә балаларыбызны белмәгән кеше белән интернетта аралашмаска, танышларны гына дусларга өстәргә, ачык фотоларны интернетка куймаска, геомәгълүматларны күрсәтмәскә өйрәтергә тиеш”, – дип киңәш итә психолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100