news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лэйна киләчәктәге Татарстан турындагы яңа клип тәкъдим итте

«Малай на белом барсе» җырыннан соң популярлашкан җырчы Лэйна (Гүзәл Кадыйрова) «не Колхозница» клибын чыгарган.

Яңа җыр кабат Татарстанга багышланган. Бу юлы Лэйна киләчәк республикасы турында җырлый. Шулай итеп, клипта Иннополиска порталны, оча торган автобус һәм КАМАЗ, пилотсыз пицца китерүче, шулай ук Попов исемендәге технопарк өстендә Кол Шәриф проекциясен һәм Сөембикә манарасын күрергә мөмкин. Шулай ук авторлар төрле эшчәнлек өлкәләрендә роботлар куллану таралганын күрсәткән.

Җыр башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Телеграм-каналдагы традицион иртәнге постлары искәртелә. Аларда республика җитәкчесе хәерле иртә тели, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубы матчыннан кадрлар да күренеп китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot