Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итте.
Үз мөрәҗәгатендә ул изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган бәйрәмнең тугрылыкны, кайгыртучанлыкны, гаиләдә үзара аңлашуны һәм гармонияне символлаштыруын искәртте.
«Безнең күпмилләтле Татарстанда гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, рухи-әхлакый нигезләрне һәм мәдәни традицияләрне саклаучы булды һәм шулай булып кала», - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.
ТР Премьер-министры урынбасары күп еллар дәвамында мәхәббәт һәм тугрылык саклаган парларга аерым рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, мондый гаиләләр яшьләр өчен үрнәк булып тора һәм зур ихтирам хисләре уята.
«Ватан сакчылары тәрбияләгән һәр гаиләгә чиксез рәхмәтемене белдерәм. Сез илгә уллар гына бүләк итмәдегез, алар өчен намус, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт тормышта төп юнәлеш булган гражданнар тәрбияләдегез», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Ул тәрбиягә күп балалы гаиләләрне һәм тәрбиягә бала алган ата-аналарны аерым билгеләп үтте, аларның гаилә кыйммәтләрен саклаудагы һәм традицияләрне алдагы буыннарга тапшырудагы ролен искәртте.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, нык һәм имин гаиләләр Татарстан һәм Россиянең тотрыклылык һәм үсеш нигезе булып тора.
«Бу матур көндә Татарстанның барлык гаиләләренә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Өйләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу һәм шатлык тантана итсен. Һәр көн күңел җылысы, бәхет, сөенеч белән тулсын!» –дигән теләкләрен җиткерде ТР Премьер-министры урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз