Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева хатын-кызларны 8 Март белән тәбрик итте
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залындагы тантаналы кичәдә гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Ул залга җыелган хатын-кызларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
«Ел саен килә торган 8 Март – зур бәйрәм. Бу ел дәвамында көч бирә, безне язга әзерли, һәркайсыбызга елмаю, өмет бүләк итә торган көн», – диде Фазлыева.
Ул шулай ук махсус хәрби операция зонасына барып чыгыш ясаучы артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Артист кызларга, көчле ихтыярлы ир-атларыбыз янына алгы сызыкка барып, аларга үзебезнең җыр-моңнарыбызны бүләк итүчеләргә зур рәхмәт. Гүзәл кызларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерик һәм бер-беребезгә елмаю, илһам бүләк итик», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз