Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйлә Фазлыева мәдәният хезмәткәрләренә ил үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга җәмгыять үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Мәдәният - ул халыкның җаны, бөек державабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен мәһабәт бина салына торган ныклы нигез. Сез көн саен җәмгыятебезне ныгыта, аны бердәм, көчле һәм әхлакый яктан сәламәт итә торган мәңгелек кыйммәтләр сагында торасыз», – диде Фазлыева.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Россиянең күп буыннар тарафыннан тупланган бай мәдәни мирасы нәкъ менә тармак вәкилләре кулында. Аларның хезмәте кешеләрнең дөньяга карашына йогынты ясый һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, дип өстәде ул.
Ләйлә Фазлыева мәдәният хезмәткәрләренә үз һөнәрләренә тугры булганнары, фидакарьлекләре һәм җәмгыятьнең рухи үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Сүзенең ахырында ул аларга илһам, иҗади уңышлар, энергия һәм яңа казанышлар теләде.
«Сез гасырларга калачак гүзәл Татарстаныбызның һәм бөек Россиянең мәдәни мирасын булдырасыз», - дип сүзен төгәлләде Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз