Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Легендар җырчы Әлфия Авзалованың җәсәде иртән филармония сәхнәсенә куела
Нәкъ менә сәхнәдән озатылу – бөек җырчының үз теләге булган.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсеннән озатылачак. Бөек җырчының җәсәде иртәгә 8 сәгать 30 минутта сәхнәгә куелуы турында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы утырышында Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев әйтте.
Совет әгъзалары Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалованы бер минут тынлыклык белән искә алдылар.
Нәкъ менә сәхнәдән озатылу – бөек җырчының үз теләге булган. Бу хакта кичә Intertat.ru хәбәрчесенә Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия дә әйтте: “Әни: “Мин үлсәм, мине матур итеп җирләгез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен” дия иде. Ул якташы, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка да, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да, филармония җитәкчесе Кадим Нуруллинга да шулай дигән”.
“Әлфия Авзалованың сәхнә уртасында үлсәм иде дигән хыялы да бар иде һәм без аны сәхнәдә үлде дип саный алабыз, – диде күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Әлфия Авзалова турында китап авторы Рабит Батулла “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Чөнки аңын югалтканчыга кадәр җырлады. Тавышы бетмәде”.
Җырчы белән хушлашуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз