Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Легендар җырчы Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм чаралары була
Аңа дәүләт бүләге тапшыру күздә тотыла
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Бу атнаның якшәмбесендә легендар җырчы Илһам ага Шакиров үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шул уңайдан, иртәгә сәгать кичке 5 тә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында татарның танылган җырчылары Флюра Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров һ.б. җыр сәнгате вәкилләре катнашында бәйрәм концерты була. Алар татар эстрадасының төрле елларда популяр булган җырларын башкарачак.
ТР Президенты указы белән, Илһам ага Шакировка фидакарь хезмәте өчен дәүләт бүләге тапшыру планлаштырыла. Әлеге вакыйга ТР Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә була.
15 февраль көнне кичке 5 тә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсен уздыру ниятләнә.
Халык артисты, татар эстрадасының тере легендасы Илһам Шакиров туган көнен яраткан тамашачылары һәм хезмәттәшләре белән үткәрә. Бәйрәм кичәсе программасында Зилә Сөнгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Филүс Каһиров, “Казан егетләре” төркеме һ.б. катнашуы көтелә.
Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Алып баручы –Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин. Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.
13 март көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Илһам Шакировның юбилей концертын уздыру планлаштырыла. “Җырларда тормыш һәм илһам...” дип аталган программа турыда “Татар-информ” агентлыгы 19 гыйнварда ук хәбәр иткән иде. Бәйрәм чарасында Салават Фәтхетдинов, Ренат Ибраһимов, Хәния Фәрхи, Альберт Әсәдуллин, Алсу, Зөһрә Шәрифуллина һ.б. бик күп артистлар катнашуы көтелә.
Илһам аганың 80 яшьлек юбилеена багышланган концертларның беренчесе исә былтыр 26 сентябрьдә үк үткәрелде.
Аннары 28 гыйнвар көнне Татар дәүләт филармониясенең музыкаль буфетында, Илһам ага Шакировның якынлашып килгән юбилее уңаеннан, “Син сазыңны уйнадың...” дип аталган кичә узды. Биредә Илһам Шакировка багышлап язылган яңа шигырьләр, композиторларның үз әсәрләре, җырчылар тарафыннан классик һәм халык җырлары яңгырады.
Чарада Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат; Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, “Калеб” яңа буын җыены активистлары, филармония солистлары һәм коллективлары катнашты.
Искәртеп үтәбез: Илһам ага Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туган. 1954 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, 1960 елдан алып, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солист-вокалисты булып санала. Илһам Шакиров − Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ТРның Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхес. Ул, шулай ук, “Алтын Апполон” бүләгенә дә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз