Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Легендар режиссер Гали Хөсәеновның шәхси әйберләрен Әлмәт театрына тапшырдылар
Легендар режиссер Гали Хөсәеновның килене Флүрә ханым күренекле шәхеснең китапларын һәм шәхси әйберләрен Әлмәт театры музеена тапшырган.
«Без бүген тарихка кагылдык. Флүрә ханым бик кызыклы әйберләр, автографлы китаплар алып килгән. Бу театрның 80 еллыгына безгә зур бүләк. Быел Гали Хөсәеновның тууына 85 ел бит әле», – диде кадерлде экспонатларны кабул итеп алган театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Әлеге очрашу Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган. Аны оештыру тәкъдиме белән Казан телевидениесендә Гали Хөсәенов белән эшләгән күренекле диктор Рөстәм Нәбиуллин чыккан.
«Гали Хөсәенов исеме Әлмәт театры тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул 13 елда 33 спектакль чыгарган. Мин аларның 90 процентын караганмын. Гали абый спектакльләренә керү өчен тукталышта басып билет сорап тора идек», – дип искә алды театр директоры легендар режиссерны.

Без бу очрашуда театрыбызда эшләгән режиссер турында бик күп кызыклы мәгълүмат белдек. ТНВ белән уртак проектлар турында сөйләштек. Чөнки Гали Хөсәенов татар телевидениесендә дә эшләгән», – диде театр директоры.
«Без бит аның Самосыроводагы зиратта җирләнүен дә белми идек. Май аенда театр белән каберен зыярәт итәргә киләбез, Аллаһ боерса. Чистартабыз, карап, тәртипкә китерербез. Гали аганың каберен карап торуны Әлмәт театры үз җаваплылыгына алачак», - диде Фәридә Исмәгыйлева.
- Гали Хөсәенов тумышы белән Яшел Үзән районы Күгәй авылыннан.
- Гали Хөсәенов Әлмәт театрында 1969-1972, 1975-1988, 1989-1990 елларда эшли. 1978 елда Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле белән Тукай премиясенә лаек була. Премия режиссерга һәм төп рольне башкарган актриса Дамирә Кузаевага бирелә.






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз