Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Легендар Марсель Сәлимҗанов яшәгән йортта мемориаль такта ачылды
Легендар Марсель Сәлимҗанов гомеренең соңгы 7 елын уздырган йортта күренекле татар режиссерына мемориаль такта ачылды. Казанның Чехов урамындагы 53 нче йортта алтынчы мемориаль такта барлыкка килде.
«Мондый чараларга бик җитди карыйбыз, чөнки милләтебез татарның эчтәлеген, рухын ача торган шундый талантлы шәхесләргә бик бай. Кайчакта аларны күреп бетерә алмаган чакларыбыз да күп була. Марсель ага шундый зур шәхесләребезнең берсе», диде тантанага килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
«Марсель Сәлимҗанов һәм шул вакыт дәрья булып кайтып төшкән щепкинчылар берсен-берсе тулыландырып Камал театрын төрки дөньяның иң дәрәҗәле милли театры дәрәҗәсенә күтәрделәр. Биредә хәзер аларның дәвамчылары басып тора», диде ул йорт янына җыелган Камал театры труппасына ишарәләп.
Марат Әхмәтов чыгышын бөек шәхесләребезне исән вактыларында ук зурлый белергә кирәклеге турында уйлар һәм яңа бинага күченү турында якты хыяллар белән тәмамлады.
«Марсель Сәлимҗанов сезнең остазыгыз иде, диләр. Шуны әйтә алам: ул бүген дә минем остазым. Чөнки Марсель Сәлимҗанов турында уйламаган көнем юк – моны ихластан әйтәм. Бу очракта ул ничек эшләр иде икән дип уйлыйм, күңелемнән аның белән киңәшләшәм. Яшьләргә дә аның турында еш сөйлим», дип сөйләде мемориаль такта янында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
«Без күршеләр идек, аларда еш була идек, улыбыз Йосыф та гел аларда ята иде, шуңа күрә Марсель абыйның йогынтысы аңа да иңде», дип искә алды ул.
Фәрит Бикчәнтәев әлеге мемориаль тактаны урнаштыру мөмкинлеге тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен ирештерде. Чыгышының азагында Туфан Миңнуллинның: «Бекләребезнең кадерен белсәк, бик халык булып, милләт булып озак-озак яшәрбез әле», дигән сүзләрен искә төшерде.
Марсель Сәлимҗановның укучысы булган Камал театрының күренекле актрисасы Алсу Гайнуллина сүзләрен Марсель Сәлимҗановның бик иртә китүенә моңсуланып башлады. «Ул безне тәрбияләде, белем бирде, кеше итте, зур дәрәҗәләргә ирештерде. Марсель Хәкимович спектакльгә алса, без сөенә идек, репетицияләре бик дәртле уза иде», дип сагынып сөйләде ул.
«Бүгенге тантана бик кирәкле чара. Ул Марсель Сәлимҗановка кирәкми – аңа догалар гына кирәк. Бу чара безгә – исәннәр өчен кирәк. Марсель Сәлимҗанов үзе исәнчагында ук хөрмәт алды, без аны яраттык, олыладык. Чөнки ул татар халкының зыялы шәхесе, көчле җитәкче һәм режиссер булды!» диде Алсу Гайнуллина.
Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханым бирегә килгән барча халыкка рәхмәтләрен җиткереп әлеге йортка күчкән чакларын искә төшерде. «Ачкыч алган көнне без буш фатирның идәненә утырып төн чыктык. Безнең яныбызда яраткан этебез дә бар иде», диде ул.
Мемориаль тактаны рәссам-скульптор Тимофей Тюрин ясаган. Ул мемориаль тактаны ясаганда Камал театры бинасындагы бизәкләрне куллануын искәртте.
Мемориаль тактаны ачу тантанасын алып барган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин сүзләрен тәмамлар алдыннан мемориаль тактадагы Марсель Сәлимҗанов карашының театр ягына төбәлүенә игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз