Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Легендар биюче Фердинанд Гыймадиевны «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар
Танылган биюче, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фердинанд Минһаҗ улы Гыймадиевны «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар.
«Без яраттык сине. Бөтен ансамбль исеменнән рәхмәт әйтәм. Татар хореографиясен югары дәрәҗәгә күтәрүең өчен рәхмәт! Син әйткәннәрне истә тотып бүген дә эшебезне алып барабыз», – диде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов Фердинанд Гыймадиевны озату мәрасимендә.
Ул мәрхүмнең хатыны Надия ханымга да озак еллар авырган ирен карап-тәрбияләп торган өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Татар хатыннары шундый булганга Мингазыч 80 яшенә кадәр яшәде», – диде ул.
Ансамбль ялда булу сәбәпле Фердинанд Гыймадиевны соңгы юлга озатырга коллектив тулы составта килә алмаган иде.
«Безнең гаилә «Татар сәнгатенең легендасы китте», дип күкрәк киереп әйтә ала. Әтием 18 ел дәвамында авырганда әниебез аның янында булды. Татар сәнгатендә алар кебек гаилә бармак белән санарлык, бәлки юктыр да дип уйлыйм. Әти гомере буе кадер-хөрмәттә яшәде», – диде Фердинанд Гыймадиевның кызы Гөлшат килүчеләргә рәхмәт әйткәндә.
Фердинанд Гыймадиев Казанның Мөселман зиратына җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз