news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Легендар артист Рауза Хәйретдинованың юбилей кичәсе узды

Мин һәр юбилеемда үземне бик бәхетле, дип әйтә килдем, бүген дә үземне бәхетле тоям, диде танылган сәхнә остасы 90 яшьлек юбилей кичәсендә.

Легендар артист Рауза Хәйретдинованың юбилей кичәсе узды
Александр Эшкинин

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Кичә Г.Камал исемендәге театр бинасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованың туксан яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм булып узды. Легендар сәхнә йолдызы Рауза Хәйретдинова катнашындагы “Әнә килә автомобиль” спектакле заманында бер ел эчендә 200 тапкыр уйналган. Әлеге факт Гиннесның рекордлар китабына кертерлек. Бу хакта юбилей тантанасында Рауза ханымның якташы, данлыклы артист Равил Шәрәфиев әйтте.

Рауза Хәйретдинова академия театры сәхнәсендә 1948 елда беренче ролен башкарган. Шул еллардан ук инде сәхнәдәге һәр роле, сәламәтлеге, гаиләсе өчен 70 ел көрәшеп яшәгән, иҗат иткән батыр йөрәкле, талантлы артист ул.

Юбилей сәхнәсендә Рауза Хәйретдинованың иҗатын чагылдырган тарихи фоторәсемнәр, видео өзекләр аша тулы канлы сәхнә тормышы тәкъдим ителде. Рауза апа үзе кәнәфигә утырып яраткан тамашачысын күзәтте, сәхнәдән яңгыраган котлауларны тыңлады. Кичә дәвамында Рауза апа төрле елларда башкарган җырлар да ишеттерелде.

Репертуар кичәнең рухына аваздаш итеп сайланган. Әсхәт Хисмәтов татар халык җыры “Гүзәлем”не башкарды. Раил Шәмсуаров белән Ришат Әхмәдуллин “Эзләдем, бәгърем, сине” җырын, дүрт Булатның берсе – Мәсхүт Имашев “Олы юлның тузаны”н тәкъдим итте. Театр артистлары үзләре җырлады, биеде, алып барды. Г.Камал коллективы янә бер мәртәбә үзенең шанлы күмәк икәнен күрсәтте, һәр артистны кадерләп торуын, аңа игътибарлы икәнен дәлилләде.

Бәйрәмне юбилярның якташы, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев алып барды. Равил ага Шәрәфиев тә үзенең котлавында атаклы якташы турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Без Рауза апаны мәктәп яшеннән үк белә идек. Ә инде үзем дә Г.Камал театры сәхнәсендә эшли башлагач, партнерлар сыйфатында да образлар тудырырга насыйп булды. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән дан тота иде якташыбыз. Үзенә карата да, башкаларга да бик таләпчән иде. Бер вакытта да армый, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. “Әнә килә автомобиль” спектален бер елда 200 тапкыр уйнадык. Бу факт Гиннесның рекордлар китабына теркәлергә лаек. Күп көч, даими киеренкелек сорый торган куелыш иде ул!” - диде Равил Шәрәфиев.

Юбилярны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменән министрлык вәкиле Рәшит Фәтхуллин котлады. Шулай ук, Балык Бистәсе якташлар җәмгыяте, Ырга авылы вәкилләре дә Р.Хәйретдиновага котлауларын ирештерделәр.

Җыр, бию, спектакльләрдән өзекләр белән үрелгән тамаша барышында Татарстан Президентының котлау телеграммасы да укып узылды.

“Рауза Хәйретдинова үзенең иҗаты, тормышы белән безгә дәрт биреп торучы артист, - диде Фәрит Бикчәнтәев. - Татар театры сәхнәсендә 90 яшендә дә елмаеп, сәхнәне балкытып торган актерлар сирәк. Бу җәһәттән Г.Камал исемендәге театр бәхетле. Безнең Рауза Хәйретдиновабыз бар. Рауза апа! 80 яшьлек юбилеегызда бөтен труппабыз белән сезнең 90 яшьлегегезне уздырырбыз, Алла боерса, дигән идек. Бу сүз рас килде, сез исән-сау, сез чибәр, матур. Сезнең колоритлы итеп көлүегез мине бала чактан ук озата бара. Андый көлү башка беркемдә дә юк. 95 яшьлегегезне дә шушы сәхнәдә уздырырга насыйп булсын!”

“Мондый матур сүзләрдән соң ничек инде теге дөньяга китмәк кирәк, юк әле, яшисем килә. Сезнең белән бер сәхнәдә булгач, савыгып та киттем, кан басымым җайлашты, яшәрдем. Тормышны, сезне яратам. Мин һәр юбилеемда үземне бик бәхетле, дип әйтә килдем, чыннан да шулай, бүген дә үземне бәхетле тоям. Театр җитәкчелегенә, иҗатташ дусларыма, яраткан тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм. Шатланып яшәгез, сезгә әйтер сүзем шул. Мондый галәмәтләрдән соң бер дә үләсе килми, яшисе дә яшисе килә әле”, - диде Рауза Хәйретдинова концертны йомгаклап.

Рауза апаның иҗатына баш июче тамашачы исә, аягүрә басып данлыклы һәм сөекле актерны алкышлады. Аның рольләрен, образларын, күңелгә сеңгән җырларын искә төшерә-төшерә озын гомерле артистның бәхете өчен куанды. Туксан бишен дә үткәрергә язсын. Бирсен Ходай!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100