news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлеге җиңү канәгатьлек китерә – Владимир Алекно

"Зенит" командасы баш тренеры "Белогорье" волейболчыларына каршы уенга бәя бирде.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекно “Белогорье” клубына каршы бүгенге матчта үз уенчыларының яхшы уен күрсәтүен билгеләп узды.

“Бүгенге җиңү, моңа кадәр Новосибирск клубына каршы уендагы уңыш кебек үк бик мөһим иде. Чын мәгънәсендә волейбол булды бүген. Җиңү канәгатьлек китерә. Без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез”, – диде Владимир Алекно.

Исегезгә төшерәбез, “Зенит” – бу сезонда Россия чемпионатында җиңелүсез уйнаучы бердәнбер команда. 

news_right_1
news_right_2
news_bot