news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Легаль алкоголь сату күләме кимүенең сәбәбе халыкның легаль булмаган исерткечләр белән мавыгуыннан булырга мөмкин – Игорь Марченко

Исерткеч эчемлекләрне лицензиясез сату очраклары әле һаман теркәлә.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре уздырган контроль һәм административ тикшерү чаралары барышында легаль булмаган 75 мең л алкоголь законсыз әйләнештән алынган.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. “Соңгы елларда легаль алкоголь сату күләмнәренең кимүе күзәтелә. Бу Татарстанга гына түгел, тулаем Россиягә дә кагыла”, - дип белдерде И. Марченко. Аның сүзләреннән аңлашылганча, моның сәбәбе халык тарафыннан алкоголь эчемлекләр куллануны киметүгә йөз тоткан программада гына түгел, ә легаль булмаган әйләнеш артуында да. Ягъни, халык аз эчә башлады, дип куанырга иртәрәк, сәбәпнең ялган юл белән үтеп кергән арзанлы аракы белән мавыгуда булуы ихтимал, дип саный Игорь Марченко.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инициативасы буенча, “ВКонтакте” социаль челтәре җитәкчелеге тарафыннан Татарстан территориясенә алкоголь кертү белән мәшгуль булган 150 ләп төркемгә киртә куелган. Алкоголь продукциясен төнлә һәм өйгә үк китереп бирү белән шөгыльләнгән 147 сайтны да ябу турында суд карарлары бар, ди Игорь Марченко. Докладчы әйтүенчә, дәүләт пошлинасы күләме югары , ә штраф санкцияләре түбән булганлыктан, исерткеч эчемлекләрне лицензиясез сату очраклары әле һаман теркәлә. 2014 нче елның 11 аенда шундый 200 очрак ачыкланган, былтыр мондый 164 факт теркәлгән булган. Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, декабрь ае легаль булмаган алкогольне ачыклауга, исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә чик куюга багышлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot