news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлегә завод чит илдән комплектлау детальләре белән тәэминатта проблемалар кичерми – Вадим Лигай

Казан вертолет заводы киләчәктә импортны алмаштыру программасын эшкә җигәргә ниятли

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан вертолет заводы импортны алмаштыру программасын эшләгән. Аның нигезендә 2018 нче елда предприятие барлык чит илдән килгән комплектлау товарларыннан, аерым алганда, Украина двигательләреннән баш тартачак. Бу хакта “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры урынбасары – "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Лигай журналистларга бүген узган пресс-турдан соң оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Вадим Лигай әйтүенчә, әлегә завод чит илдән тәэминат белән проблемалар кичерми.

Тышкы сәяси вәзгыять аркасында, завод импортны алмаштыру буенча 2000 нче еллар башында төзегән программасына төзәтмәләр керткән, хәзер аны эшкә җигәргә исәпли. “Программага Украинадан комплектлау товарлары белән бәйле барлык мәсьәләләр кертелгән. Ул катлаулы, әмма башкарып чыгарлык. Без барыбыз да глобаль дөньяда яшибез, һәм төрле комплектацияләрдә вертолетлар эшләп чыгарачакбыз, әмма тәэминатта чикләүләр туса, Россиядә җитештерелгән комплектлау товарларыннан гына боралаклар эшләргә әзер булырга тиешбез”, - дип белдерде ул.

Вадим Лигай әйтүенчә, өч елдан, мөгаен, импортның тулысынча үзебезнең товарларга алмаштырылуы да ихтимал.

Завод башлыгы ассызыклаганча, әлегә санкцияләр предприятие эшенә берничек тә йогынты ясамаган. “Әлегә без кайсы да булса поставщик теге яки бу детальләр белән тәэмин итүне кире какмады”, - дип белдерде ул.

Вадим Лигай шулай ук Голландиядә җитештерелә торган "Akzo Nobel" буяулары белән тәэминатта өзеклек барлыкка килү турындагы мәгълүматны да инкарь итте. Бу хакта хәбәр кайбер ММЧ ларда таралган иде. “Безгә кирәкле буяу заводка кайтарыла. Бер төре буенча тоткарлык бар, әмма мин бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм. Моннан тыш, безнең Россиядә җитештерелә торган буявыбыз да бар”, - диде завод директоры.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100