Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлегә кадәр дөньяның кайбер урыннарында икеле стандартлар күзәтелә – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин
Парижда террорчыларның журнал редакциясенә һөҗүменә бәйле рәвештә, ТРМДН рәисе мөрәҗәгать белән чыкты
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Парижда террорчыларның «Charlie Hebdo» («Шарли Эбдо») журналы редакциясенә һөҗүме һәм шуның нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булуына бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыкты. Нәзарәт сайтында аның түбәндәге фикерләре китерелә һәм “Татар-информ” аны тулысынча бирә.
Без бик үк гади булмаган заманда яшибез. Глобальләштерү процессы бөтен дөнья халыкларын бер-берсенә бик якынайта. Шул ук вакытта, кызганыч, әлегә кадәр кешелеклелекнең нигезе булган хокуклар: яшәү хокукы һәм фикер иреклелеге хокуклары бозылу очракларына тарыйбыз. Шунысы да мөһим икәнне онытмасак иде - сүз иреге һәр мәдәнияткә, милләткә, дингә карата хөрмәт һәм сабырлык күрсәтүгә таянырга тиешле. Башкаларны мыскыл итәргә, түбәнсетергә ярамый, югыйсә, бу демократия кыйммәтләреннән һәм гражданлык җәмгыятеннән турыдан-туры читләшүгә китерә.
Әлегә кадәр дөньяның кайбер урыннарында икеле стандартлар күзәтелә. Әйтик, афроамериканнарны түбәнсетү - расизм, яһүдиләрне түбәнсетү - антисемитизм, ә кайберәүләр, 1,7 миллиард мөселманны түбәнсетеп, моны "сүз иреге" дип атый.
Франциядә килеп чыккан хәлләр барчабызда борчу тудырды. Бу хәлләр бөтен кешелеккә, иң беренче чиратта, исламга кизәнү, дип саныйм. Бөтен дөньяга мөселманнар террорга һәм көч куллануга булышучылар итеп күрсәтелүе сизелә. Без берничек тә террордан һәм көч кулланудан торган гамәлләрне яклый алмыйбыз - бу адымга бер генә дин дә, шул исәптән, ислам да, бармаячак. Билгеле, тынычлык даими саклана торган күренеш түгел, һәр яңа буын аның өчен көрәшә һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр корырга омтыла. Кешелек үз адымнарын хәзерге вакыт һәм үткән буыннарның тәҗрибәсен исәпкә алып ясаганда гына нәтиҗәләргә ирешә ала. Югыйсә, һәр яшь буын үзенә кадәргеләрнең тәҗрибәсеннән баш тартса - шул бер үк тырмага баскан кебек булыр. XX гасыр бит ике дөньякүләм сугыш белән тарихка керде. Кайбер экспертлар, XXI гасырда исә илләр арасында түгел, ә цивилизацияләр арасында низаглар килеп чыгар, диләр. Бездән, барлык диннәр һәм милләтләр вәкилләреннән, толерантлык идеясенә таяну, бер-беребезгә карата сабыр, түзем булу, үзара хөрмәт күрсәтүдә тагын да ныграк берләшү сорала. Мин цивилизацияләр арасында низаг китереп чыгарырга һәм шуның белән төрле илләрдә яшәүчеләр йөрәгендә курку хисе тудырырга теләүчеләр уңышларына ирешмәячәгенә ышанам.
Франциядә килеп чыккан явызлык барчабыз өчен дә тынычлыкны саклау ни кадәр мөһим икәнне аңлатучы сабак булды. Әлбәттә, үзенчәлекле фикер йөртә алу - ул җитлеккән шәхесләргә хас сыйфат. Әмма, шул ук вакытта, җәмгыятьтә экстремизмга җирлек була алырдай аңлашылмаучанлык тудыручы фикерләргә, гамәлләргә юл куелырга тиеш түгел.
Нәкъ менә ислам бар дөньяга тигезлек, гаделлек һәм дин иреге төшенчәләрен аңлатты. "Гарәпнең гарәп булмаган кешедән өстенлеге юк", - дип өйрәтте Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.). Изге Коръәндә ("Әнгәм" ("Терлек")сүрәсе, 108) мөселманнарга башка дин әһелләрен түбәнсетү тыелганы турында ап-ачык әйтелә. "Мөшрикләрнең Аллаһка тиң күреп табына торган сынымнарын сүкмәгез", - диелә Изге Китапта. "Бәкарә" сүрәсенең 256 нчы аятендә әйтелә: "Дингә көчләү юк". Заманында, яһүдләр Европада эзәрлекләүләр барган чорда Кордов хәлифәтендә сыену урыны тапканнар. Кайчак безгә үрнәк алыр өчен тарихыбызны искә төшерү дә кирәк!
Кешелек культурасы мозаиканы хәтерләтә. Без - күптөрле. Әмма бу безнең арада бәхәсләр булырга тиеш дигән сүз түгел. Киресенчә, безне берләштергән үзенчәлекләргә игътибар итик. Мәсәлән, Татарстан Республикасында нәкъ шуңа омтылалар да. Республикада берничә йөз еллар дәвамында мөселманнар һәм православиелеләр тату-тыныч яшиләр. Православиелеләр дә, мөселманнар да үзләренең үзенчәлекләрен саклыйлар, шул ук вакытта бер-берләрен хөрмәт итәләр. Бары тик Казанда гына мәчеттән чыккач, чиркәү күрергә мөмкин, ә Иске Татар бистәсендә яһүдләр мәктәбе урнашкан, староверлар чиркәве католиклар гайбадәтханәсе белән беррәттән тора. Дөньяның башка бер генә урынында да мондый күренеш юктыр! "Татарстан моделе" термины фәнни әйләнешкә ныклап керде һәм ул бар кешелек өчен үрнәк. Халык милли-дини үзенчәлекләрен саклап та тыныч, имин, мул тормышта яши ала.
Франциядә килеп чыккан кызганыч хәлләр шактый проблемалар барлыгын күрсәтте. Әлеге проблемаларны бер ил ялгызы гына хәл итә алмый. Алар бер мизгелдә барлыкка килмәде, шактый вакыт дәвамында җыела бардылар. Ни үкенеч, аларны хәл итү белән берәү дә шөгыльләнмәде. Бу хәлләр бер төбәк вакыйгасы гына түгел, ә иң югары даирәләрдә, үзара аңлашып, хәл ителә торган дөньякүләм вакыйга.
Дөньякүләм җәмгыять Россия Федерациясе тәҗрибәсен исәпкә алырга тиеш. Россиядә 200дән артык милләт вәкилләре, төрле диннәрне тотучылар тыныч яши. Һәр социаль төркем дәүләтне ныгытугы үз өлешен кертә.
Сүземне йомгаклап, барлык мөселманнарны сабыр, түзем булырга һәм төрле котыртуларга бирешмәскә чакырам. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә өмметләнәбез һәм һәр көн догаларыбыз белән бөтен дөньяда тынычлык, иминлек саклануын сорыйбыз, диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз