Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлегә ил буенча иске автомобильләрне утильләштерү буенча 54977 таныклык рәсмиләштерелгән
Россиялеләр яңа “Лада”ларга өстенлек бирә
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Россиядә иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент башланганга 1 айдан артык вакыт узды. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Автомобиль сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше департаменты директоры Алексей Рахманов шушы дәүләт программасының бер айлык эш нәтиҗәләрен игълан итте.
Аның белдерүенчә, бу вакыт эчендә ил буенча иске автомобильләрне утильләштерү турында 54977 таныклык рәсмиләштерелгән. Заявка буенча 15 678 автомобиль алуга ирешелгән. Шуларның 12 548 е -“АвтоВАЗ” да җитештерелгән “Лада”лар. Иске автомобиль хуҗалары арасында сорау табучы башка маркалар арасында “УАЗ”, “Рено”, “Форд”, һәм “Шевроле” бар. Бүгенге көндә “АвтоВАЗ”га гражданнардан иске автомобильләрен тапшыру турында 100 меңнән артык гариза алынган. Сорау көннән көн арта барганга чиратлар да арта. Алексей Рахманов белдергәнчә, җитештерүчеләр бүген дилерлар белән бик ачык эшләргә тиеш. Чиратларның сузылуы теге яки бу юл белән акча үзләштерүгә китерергә мөмкин. Мондый очраклар ачыла калганда, министрлык программада катнашучы дилерларга дисквалификацияләү белән яный.
Татарстанда программаны гамәлгә ашыруда җаваплылык үзәге итеп ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы билгеләнгән. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, бер ай эчендә бездә иске автомобильләрне утильләштерү буенча 1887 таныклык бирелгән, программа буенча 1235 автомобиль сатылган. Иске автомобиль хуҗаларының 90 проценты LADA маркасына өстенлек биргән. Бүген республикада бу экспериментта 40 дилерлык үзәге һәм 4 утилизатор-предприятие катнаша. Бу өлкәдә хокук бозулар хакында мәгълүматлар, дәгъвалар һәм тәкъдимнәр 264-38-13 номерына кабул ителә.
Иске автомобильләрне утильләштерү буенча 8 мартта старт алган программа 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген ил буенча 10 елдан искерәк 15 млн.га якын җиңел автомобиль исәпләнә. Иске автомобиль хуҗаларының транспортларын алга таба да стимуллаштыручы альтернатив программалар кысаларында яңартуга шанслары бар. Хәзер РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобильләрне утильләштерү концепциясен эшли. 26 апрельдә шундый иң әйбәт концепция эшләүчегә тендер игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз