news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лебедино авыл җирлеге башлыгы үзара салымның балаларга тәэсирен әйтте

Юрий Тюкарев үзара салым патриотик, әхлакый тәрбия бирә дип саный.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алексеевск районы Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев әйтүенчә, авылда яшәүче балалар да үзара салым программасының әһәмиятен аңлый. «Безнең акчага эшләнгән, безнең әти-әниләр эшләде моны, дип ясалган әйберләргә сакчыл карыйлар», — ди җирлек башлыгы Юрий Тюкарев.

Ул программа буенча районда лидер булуларын әйтте. «Алты ел катнашабыз, дәүләттән кушып финанслау буенча 6 млн сум акча алдык. Халыктан 500 сум гына җыябыз. 1 мең сум зур гаилә өчен күп. 250 сумнан җыеп карадык, бу акчага бик аз эшләнә. Иң оптималь вариант 500 сум», — ди Юрий Тюкарев.

Ул торак пунктта җыйган акча шул авылда гына калуын билгеләп узды. Җыелышларга халык өчен һәрвакыт 30 минутлы фильм әзерләгәнен сөйләде. «Коры чыгыш, фото, презентация гына түгел, нәкъ менә фильм. Халык шуннан акча кирәк икән дип уйлый. Кем уйлаган һәр торак пунктта балалар мәйданчыгы, үзәктә хоккей мәйданчыгы булыр дип», — ди.

Юрий Тюкарев үзара салым патриотик, әхлакый тәрбия бирә дип саный. 2015 елда җирлектә торак пунктларны техника алу өчен берләштергәннәр. «Хәзер юлларны да үзебез чистартабыз, коры үләнне чабабыз, утын алып килү турында килешәбез. Проблема юк, техника бар. Сорау 5 минут эчендә хәл ителә», — ди җирлек башлыгы.

Халык тырышлыгы белән янгын депосын да булдырганнар. «Янгын — зур фаҗига. Районнан килгәнен 30 минут көтәсе, бу вакыт эчендә берни калмый. Безнең машина 5 минут эчендә барып җитә ала. Запчасть, ГСМ, су, җылылыкны кайгыртып тора алабыз», — диде. Шулай ук урамда яктырту өчен өстәмә 5 км чыбык алганнар. Чишмәгә ут үткәргәннәр, бәке ясаганнар.

«Күптән түгел җыен булды. Фильмда балалар мәйданчыгын күрсәттек, нибары күпмедер әйбер җитмәгәнен әйттек. Ә барысы да „дядя Вася“ 500 сумын кызганганы аркасында дидек. Ә аның 500 сумы 2500 сумга әйләнә алыр иде. „Дядя Вася“ оятыннан җир астына китәрдәй булды. Җәмәгатьчелеккә күрсәтү тәэсир итә», — диде Юрий Тюкарев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100