news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЛДПР партиясенең Татарстандагы вәкиле сайлауларда хокук бозулар булмавын әйтте

Татарстан халкы җаваплы, киң күңелле, намуслы, дип бәя бирде сайлаучыларга Марсель Габдрахманов.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татарстан халкы җаваплы, киң күңелле, намуслы. Бездә халык сүз тыңлаучан”, - дип бәя бирде ЛДПР сәяси партиясе территориаль төбәк бүлеге координаторы җитәкчесе урынбасары Марсель Габдрахманов республика сайлаучыларына.

 Аның сүзләренчә, партиядән булган күзәтүчеләр сайлау участокларында хокук бозу очракларын ачыкламаган.

“Безне хәтта Мәскәү дә контрольдә тота. Бөтен җирдә камералар эшли, хокук саклау органнары вәкилләре сафта”, - диде ул.

ЛДПР вәкиле сайлау алды капманиясе вакытында булган кытыршылыкларны да әйтеп үтте. Бигрәк тә дебатларга бирелгән вакытның аз булуына ишарәләде.

“1 минут 50 секунд эчендә кандидатның программасы хакында нәрсә сөйләп җиткерергә мөмкин инде. Бу вакыт бик аз”, - диде һәм бу кимчелекләрнең башка төбәкләрдә дә булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100