Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлдермеш кешесе юынтык суда батып үлгән
Хатын күршеләре белән ирен юынтык сулар чокырыннан тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар.
(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Биектау районында Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән.
Ирнең мәетен хатыны табып алган. Ул күршеләре белән ирен тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар. Экстрен хезмәтләр килеп, мәетне чокырдан алган.
Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз