news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов Үзәк диния нәзарәте белән аңлашып булмаганлыгын белдерде

Үзәк Диния нәзарәте башкалар да кабул итерлек, тигез дәрәҗәдә аңлашырлык модельне тәкъдим итә алмый, дип белдерде яңа оешкан Дини шура җитәкчесе.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясе барышында ул Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте эшчәнлегенә дә бәя бирде.

“Мин Тәлгать Таҗетдинның эшчәнлегенә бәя бирүне дөрес санамас идем. Ул бик хөрмәтле мөфтиебез, инде олы яшьтә. Иң авыр вакытларыбызда милләтебез, динебез өчен зур эшләр башкарды. Эш барышында кайбер мәьәләләрдә безнең килешә алмау, әлбәттә, булды. Үзәк Диния нәзарәтенең система буларак эшләвен куәтләндерергә тырышып карадык, әмма мөмкинчелек бирелмәде”, - диде Әлбир Крганов.

Мисал итеп ул 1991 елларда Рус чиркәвендә дә бүленүләр булуын, әмма аның бердәмлеген саклап кала алуын китерде.

“Ник Үзәк Диния нәзарәте 1991 елдан бирле үзләреннән читләшүне туктатмый? Димәк, алар башкалар да кабул итерлек, тигез дәрәҗәдә аңлашырлык модельне тәкъдим итә алмый. Ата-бабаларыбыздан калган модельдән чын мәгънәсендә читләшү булды. Бүген патша хөкүмәте вакытындагы тәртип түгел. Түгәрәк өстәл артына утырып, аңлашу булмады. Үзеңнең генә фикереңне башкаларга тагып яшәү мөмкин түгел”, - диде Әлбир Крганов Үзәк Диния нәзарәте эшчәнлеге хакында. 

Исегезгә төшерәбез, Әлбир Крганов җитәкләгән Чувашия Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте, Чувашия Республикасы һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте инициатива белән Россиядә күптән түгел яңа дини оешма - Россия мөселманнарының дини шурасы (Духовное собрание мусульман России) оешты. Ул РФ Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә 10 декабрьдә теркәлде. Әлеге гамәл РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан кискен тәнкыйтьләнде. Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, мондый бүленү терроризмга каршы торуда мөмкинлекләрне киметәчәк. РФ мөселманнары Диния нәзарәте беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов исә "Административ рәвештә мускулларны кабартканга карап кына яшьләр күзе алдында руханиларның абруе артмаячагы турында беркем уйламый. Исламда остазлар мәктәбе, белемгә, бәйсез һәм нык карашка ихтирам зур. Шуңа күрә ни телләрне белмәгән, ни дини хезмәт авторлары булмаган, сәяси үзгәрешләргә бәйле рәвештә флюгерлар кебек карашларын, фикерләрен шунда ук үзгәртеп торган мөфти регалияләренә яшьләрнең исләре китми", - дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100