news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов төбәкләрдәге татар авылларында мәктәпләрне шефлыкка алырга тәкъдим итте

Россия мөселманнары Диния җыены башлыгы фикеренчә, танылган фән эшлеклеләре балаларга һөнәри һәм культурологик белем бирүдә үзенчәлекле программалар булдыра алыр иде.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов Татарстан югары уку йортларына РФ субъектларында урнашкан татар авылларындагы мәктәпләрне шефлыкка алырга тәкъдим итте. «Милли үзенчәлек һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин эшлеклеләре форумында ул шундый инициатива белән чыкты.

«Бүген барлык дәүләтләр киләчәк буынга тәрбия һәм белем бирүгә игътибар юнәлтә. Без үзебез дә әти-әниләр һәм балаларыбызның киләчәге турында уйлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә, яшьләребезгә белем һәм тәрбия бирүгә бәйле проектларга игътибар юнәлтсәк иде. Татарстандагы югары уку йортларын РФ субъектларында урнашкан иң зур татар авылларындагы (Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Чувашиядәге Шыгырдан, Мордовия Республикасындагы Азюрка, Самара өлкәсендәге Гали, Себердәге татар авыллары һ.б.) мәктәпләрне шефлыкка алырга тәкъдим итәм», — дип белдерде Крганов.

«Әлеге авыллар — безнең мәдәниятебез, традицияләребез һәм халык тормышы нигезләренең чыганагы һәм чишмәсе, бүгенге замандагы татар утраучыклары», — диде ул.

Аның фикеренчә, танылган фән эшлеклеләре балаларга һөнәри һәм культурологик белем бирүдә үзенчәлекле программалар булдыра алыр иде. «Безнең бәхеткә, әлеге авылларда туган тел, ата-бабаларыбыздан килгән традицияләр һәм йолалар сакланган әле», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100