news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов Сталинның СССР мөфтиенә рәхмәт белдерүе турындагы язманы соцчелтәргә элгән

Танк колоннасын оештыруда тырышлыгы өчен Сталин Габдрахман Рәсүлевкә рәхмәтен белдерә.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Чуваш Республикасы Диния нәзарәте мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы рәисе Әлбир Крганов социаль челтәрдәге аккаунтында сугыш чоры газеталарындагы язмаларны - мөфти Габдрахман Рәсүлевнең Сталинга мөрәҗәгатен һәм Сталинның мөфтигә рәхмәт белдерүенә кагылышлы язмаларны элгән. 

Зәйнулла ишан Рәсүлевның улы Габдрахман Рәсүлев СССРның Европа өлеше Диния нәзарәтендә 1936-1950 елларда мөфти була. 1942 елда Уфадагы Мөселман имамнары корылтаенда ул Германия фашизмына каршы җиһад игълан итә һәм мөселманнарны фашистларга каршы көрәшкә өнди. “Без, мөселманнар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең: “Ватанга мәхәббәт – синең иманыңның бер өлеше”, - дигән сүзләрен хәтерлибез, ди ул.

1943 елда Габдрахман Рәсүлев танк колоннасын оештыру өчен 50 мең сум акча бирүе һәм башка мөселманнарны да булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтеп мөрәҗәгать итүе турында Сталинга яза. “Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм дошманның тизрәк тар-мар ителүен Аллаһтан сорыйм”, - ди ул.

Сталин моңа җавап итеп: “Кызыл Армиянең бронетехника көчләре турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Минем сәламнәремне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен кабул итегез”, - дип яза.

Мөфтинең хаты һәм Сталинның аңа җавабы 1943 елның 3 мартында “Известия” газетасында басылып чыга.

Социаль челтәрдәге аккаунтында Әлбир Крганов танк янында һәм җырчы Иосиф Кобзон белән төшкән фотоларын урнаштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100