news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов Путиннан мәдрәсә тәмамлаган имамнарга ярдәм сорады

Кичә Владимир Путин Россия мөселман лидерлары белән очрашты.

Әлбир Крганов Путиннан мәдрәсә тәмамлаган имамнарга ярдәм сорады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Россия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов мәдрәсә тәмамлап, мәчетләргә эшкә килгән имамнарга социаль пакет булдыруны сораган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

Әлбир Крганов әйтүенчә, хәзер Россиядә өч баскычлы укыту системасы бар – мәдрәсәләр, институт һәм Болгар ислам академиясе.

“Университетка да, академиягә абитуриентларны әзерләү өчен - мәдрәсәләргә игътибар бирергә кирәк. Мәхәлләләрдә имамнар кирәк, алар халык белән беренче чиратта эшли. Гыйлем дә өйрәтә, экстремизмга каршы нигезне алар сала. Аларга ярдәм кирәк. Табибларга, укытучыларга булган кебек социаль пакет кирәк. Ничектер бер ярдәм күрсәтәсе иде. Безнең Ислам фонды бар. Шул фонд аша ярдәм итү кирәклеге турында әйттек”, - диде Әлбир Крганов.

Ул Владимир Путинның бу мәсьәләне бик мөһим дип тануын әйтте. “Уйларга кирәк дип, үзе белән килгән ярдәмчеләренә дә бу мәсьәләгә игътибар итәргә кушты”, - диде Әлбир Крганов.

Әлбир Крганов - Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100