news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов Лубянкада табибларга һәм укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итте

«Һәйкәлләр бердәмлек турында искә төшереп торырга тиеш», - ди Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы.

Әлбир Крганов Лубянкада табибларга һәм укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Мәскәүнең Лубян мәйданына Дзержинский һәйкәлен кайтару турындагы тәкъдимгә карата фикерен әйтте. Ул Лубян мәйданына табибларга яки укытучыларга һәйкәл куярга кирәк дип саный, дип хәбәр итә Дини җыенның матбугат хезмәте.

«Һәйкәлләр җәмгыятьне таркатмаска, ә бердәмлек турында искә төшереп торырга тиеш. Кешеләр өлкәннәргә хөрмәт, гаилә, балалар, халыклар бердәмлеге, катлаулы һәм мөһим һөнәрләргә, табибларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерү кебек гомуми үзгәрешсез кыйммәтләрне чагылдыра торган һәйкәлләрне уңай кабул итә», — дигән Крганов РИА Новости хәбәрчесенә.

Ул һәйкәл өчен тема сайлаганда Мәскәүдә генә түгел, ә илдә яшәүче бөтен кешенең реакциясен һәм фикерен исәпкә алырга чакыра.

Элегрәк кайбер язучы, блогер һәм журналистлар Лубян мәйданына Феликс Дзержинский һәйкәлен кайтару үтенече белән Мәскәү хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән иде.

Мәскәү шәһәре Думасының мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр комиссиясе башлыгы Евгений Герасимов РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәнчә, Дзержинскийга һәйкәлне кайтару турындагы карарны Мәскәүдә яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып кабул итәргә кирәк.

Мәскәүдә яшәүчеләргә Лубянкада куелырга мөмкин булган һәйкәлне сайларга тәкъдим итәчәкләр. Исемлеккә Феликс Дзержинскийдан тыш, Александр Невский, Юрий Андропов һәм Иван III керә. Дзержинскийга һәйкәл 1958 елда Лубян мәйданында урнаштырылган, 1991 елның август вакыйгаларыннан соң постаменттан алынган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot